Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күрешүләр тагын насыйп булсын

Узган шимбә Болгарда Спас якташлыгының чираттагы утырышы булды. Әлеге чарада йөздән артык кеше катнашты.

Владимир КОРНИЛОВ

Чалт аяз, кояшлы август иртәсендә үк инде шәһәрнең үзәк мәйданында җанлылык сизелә башлады. Араларында кайчандыр безнең районда яшәгән һәм үзләренең намуслы хезмәте белән район үсешенә зур өлеш керткән кешеләр дә байтак иде. Шунысын әйтергә кирәк, якташлар быел беренче тапкыр Спас җирендә очрашты. Очрашуга республикабыз башкаласы Казаннан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Ульяновск, Самара өлкәләреннән, башка төбәкләрдән элеккеге хезмәттәшләр, сабакташлар, күршеләр, таныш-белешләр очар кошлар кебек ашкынып кайткан иде. Искә алып сөйләр сүзләр күп булды, хәтер сандыгының бер почмагында сакланып калган кадерле истәлекләр дә кат-кат яңартылды ул көнне…

Мәдәният йортында районның бүгенге тормышына багышланган фильмны караганнан соң шәһәр буйлап экскурсия оештырылды. Якташлар "Октябрь" кинотеатрында, шәһәрдәге 2 нче урта мәктәптә, "Олимп" универсаль спорт залында булдылар, шәһәрнең кайбер урамнары белән танышканда ветераннар өчен төзелгән яңа йортларны күреп сокландылар. Приволжск поселогындагы яңа корылмалар, Таһир Хәлиуллинның фермер хуҗалыгындагы эшләрнең барышы да күпләрдә онытылмас тәэсирләр калдырды.

Шәһәрдә соңгы ике-өч елда булган үзгәрешләрне күреп тә сөенделәр. Якташларның игътибарын аеруча борынгы Болгар күбрәк җәлеп итте, дисәң ялгыш булмас. Елга вокзалы, Болгарда Ислам дине кабул ителү хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе, Ак мәчет һәм башка биналарны карап сокландылар. Кунакларны Икмәк музее комплексына кергәндә район башлыгы Камил Нугаев каршылады. Ул районның бүгенге тормышы турында сөйләде, урып-җыю эшләре, борынгы Болгарны яңарту буенча алып барылучы эшләр, киләчәккә билгеләнгән планнар белән таныштырды.

Спас якташлыгы президенты, "Ватаным Татарстан" газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Камил Сәгъдәтшин кунакларны сәламәләп болай диде:

- Кайда гына булсак та, без бер-беребезнең ярдәмен, җылы карашын тоеп яшибез, безне туган җир берләштерә. Спас районында туучылар һәрчак тыйнак, эшкә уңган булдылар, аларны ихтирам итәләр, җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар. Тамырларыбыз Спас районыннан булуы белән чын-чынлап горурланабыз…

Әлеге бәйрәмне оештыручыларга район хакимиятенең элекке башлыгы, хәзер "Элитные семена Татарстана" җәмгыяте генераль директоры Юрий Еров, хезмәт ветераннары Николай Юнусов, Ирек Гафуров, Арча район суды рәисе, Татарстан Республикасының атказанган юристы Рәфыйк Гыйниятуллин һәм тагын башкалар рәхмәтләрен җиткерделәр. Туган якка берничә ел кайта алмаучылар өчен бу чараның әһәмияте зур булды.

- Соңгы елларда шуның кадәр эшләр эшләнүенә исең китәр, - дип фикерләре белән уртаклашты район башкарма комитеты җитәкчесенең элекке урынбасары Юрий Деманов. - Өч ел кайтканым булмады, шуңа күрә барысын да игътибар белән карыйсы килә, оныкларымны да алып кайтырга дип торам әле… Безне онытмауларына да сөендек. Кырларда урып-җыю эшләре баруга карамастан, әнә шундый бәйрәм оештыру җаен тапканнар…

Якташлар хөрмәтенә җирле үзешчән артистлар концерт программасы әзерләгән иде. Аларның чыгышларын һәркем яратып карады. Бәйрәм озак дәвам итте. Якташларның бер-берсе белән тиз генә саубуллашып китәсе килмәде. Алар киләчәктә дә очрашырга сүз куешып таралыштылар.

Рәсемнәрдә: кунаклар борынгы һәйкәлләр һәм музей-тыюлыктагы яңа биналарны карадылар; якташларның сөйләшер сүзләре күп булды; истәлекле урыннар зур кызыксыну уята.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев