Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киләсе уңыш турында да кайгырталар

Фәргать Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре урып-җыюны югары темплар белән алып бара. Тәлгат Җамалетдинов.

"НЖ".
Коллектив алдына бүген бер генә бурыч - урып-җыюны кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз җыеп алу бурычы куелган. Уракка төшкән механизаторлар бу җаваплылыкны яхшы беләләр. Алда башкарасы эшләр күп әле. Бөртекле культуралар хуҗалыкта 1800 гектар җир били. Хәзерге вакытта 8 "Дон" комбайны арпа суктыру белән мәшгуль.
- Үрнәк басулары һәрвакыт мул уңыш бирде, - ди Фәргать Вәгыйз улы. - Бу участокларның һәр гектарыннан быел 22 центнер ашлык чыга, быелгы сезон өчен начар түгел. Көзге бодайга да зур өметләр баглыйбыз...
Тәҗрибәле механизаторлар рекордлы уңыш артыннан кумасалар да, бер-берсеннән калышмыйлар. Шуңа күрә күрсәткечләре дә бер үк дәрәҗәдә диярлек. Мәсәлән, Тәлгат Шәрифуллин белән Олег Усманов бункерларыннан көн саен 40ар тонна ашлык бушаталар. Комбайннарның ватылуларсыз эшләве аларның техниканы ышанычлы ремонтлауларын күрсәтә. Башка механизаторлар - Геннадий Подемиров, Җәмил Сафиуллин, Айрат Яруллин да тырышып эшлиләр һәм техниканы уракка ныклап хәзерләгәннәр.
Урып-җыюда машина йөртүчеләрнең дә тырышлыгы зур роль уйный. Уракта бүген даими рәвештә 7 зур КамАЗ эшли. Рафаэль Әхмәтсафин, Юрий Мулинов, Раил Зиннәтуллин, Александр Сигов, Газинур Әхмәтов көн саен икмәк кабул итү предприятиесенә 100 тоннага якын яңа уңыш ашлыгы ташыйлар. Урып-җыю агрегатларының нәтижәле эшләвендә комбайннарны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итеп торучы агроном-учётчы Сәгыйт Агзигитовның да өлеше зур. Ул теләсә кайсы вакытта кырда, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер тора, шуңа күрә коллективта аны хөрмәт итәләр.
Әлбәттә, комбайнчыларга төшке һәм кичке ашны кырда ашату да бик уңайлы. Пешекче Сания Усманова хәзерләгән ашларны урып-җыюда эшләүчеләр бик мактыйлар.
Хуҗалыкта бүген үк киләчәк уңыш турында да кайгырта башлаганнар: бу максаттан чыгып монда туфрак әзерлиләр һәм чәчүлек орлык салалар. Бүгенге көнгә саклауга 150 тонна бодай һәм арпа салынган. Хуҗалыкта туфрак эшкәртү темплары да әйбәт. Бу мөһим агрочараны К-700 һәм МТЗ-1221 тракторлары белән Айрат Яруллин, Алмаз Гайнетдинов, Рафаэл Әхмәтсафин һәм Валерий Буканов үти. Шулай да иң зур игътибар әлегә уңышны кыска вакыт эчендә җыеп алуга юнәлдерелгән. Бөртекле культуралардан тыш, 300 гектардан артык мәйдан биләгән рапсны җыеп алырга кирәк.
- Бүген очны-очка ялгап бару өчен генә дә гектарыннан кимендә 30 центнер уңыш алырга кирәк, - ди фермер.
- Ашлык саткан акча хезмәт хакына, салымнарга, башка чыгымнарга гына җитә. Ә хуҗалыкны үстерү өчен бу аз. Шуңа күрә кырларның уңдырышлыгын күтәрергә кирәк. Без бүген шушы юнәлештә эшлибез.
Рәсемнәрдә: Р.Әхмәтсафин, Ю.Мулинов; С.Акзигитов, Т.Шәрифуллин, О.Усманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уңыш урыпҗыю