Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киләчәккә ышанычны арттыра

Узган декабрь ае Аграмак авылы эшмәкәре Александр Соленов өчен истәлекле булды. Аның үз гаилә фермасын оештыру турындагы планнары тормышка ашты.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Кояшта ялтырап торган түбәле, һәр яктан биек койма белән әйләндереп алынган ферма бинасы авылга килеп керүгә әллә каян күзгә ташлана. Биеклеге буенча хәзер аның белән күптән түгел куелган МТС ретрансляторы гына ярыша ала.
Ферманың эче дә бик әйбәт, һәр җирдә чисталык, ике якта да сөт үткәргеч торбалар сузылып киткән. Сыерлар бозаулый башлагач, сөт шул үткәргечләр аша савытларга ага. Махсус фирма урнаштырган бу җиһазлар сыер савучыларның эшен бермә-бер җиңеләйтергә тиеш. Районда әлегә мондый җиһазлар берничә хуҗалыкта гына бар, ә Соленов гаилә фермасында беренчеләрдән булып куелган. Бу мактауга лаек эш. Нәрсәсен яшереп торасың, безнең җитәкчеләр авыр эшләрне механикалаштыруга акчаларын кызганалар...
Александр Соленов исә хуҗалык алып баруның башка юлын сайларга булган. 24 баш терлеккә исәпләнгән мини-фермада кул көче белән башкарыла торган эшләр аз калган. Андрей Климин белән Леонид Курочкин тиресне абзар эченнән үк кереп алалар. Печән белән саламны Александр төягечле МТЗ-82 белән үзе китерә. Сыер савучы Татьяна Воронинага да кулдан башкара торган эшләр күп түгел. Тирес чыгару линиясен ясарга теләге булса да, фермер моны киләчәккә калдырырга булган. Шулай да күп башлангычларын инде тормышка ашырып өлгергән. Мәсәлән, терлекчеләр өчен ял бүлмәсенә җылыту "пушка"сы куелган, су кайната торган бак та бар. Мондый шартларда эшләве бермә-бер җиңел булачак.
Әле кайчан гына мондый ферма оештыру турында хыяллана да алмаган. Александр үзенең хуҗалыгында терлек-туарны элек күпләп асраса да, бераздан эшне киңәйтү, акча эшләү, киләчәктә запас белән яшәү теләге барлыкка килгән. Ә гаилә фермасы бу хыялларның барысын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Төзелеш өчен җир участогын рәсмиләштереп, төзелеш материаллары хәзерләп, Александр тәвәккәлләп эшкә тотына.
Үз эшен башлап җибәргәннән соң ул дәүләт программалары ярдәменнән файдаланган. Хуҗалыгындагы "Де Лаваль" фирмасының саву аппаратын ярты бәягә сатып алган, район бюджетыннан бирелгән 150 мең сум түләүсез ярдәмне үзенең су скважинасын (Аграмакта әледән-әле су белән проблемалар була) бораулау өчен тоткан, "Гаилә фермасы" республика программасы буенча алынган 500 мең сум субсидиягә сөт саву җиһазлары куйдырган, өстәмә 12 тана сатып алган, ферма бинасын төзеп бетергән. Сөт җиһазларын да ул "50х50" программасы нигезендә юнәткән. Тиздән күчерергә вәгъдә ителгән 500 мең сумны ул эшен үстерү максатында кулланырга җыена.
- Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек, - ди фермер. - Фермада терлекләрне тагын да күбрәк асрарга мөмкин, терлек азыгы үстерү өчен арендага сөрү җирләре алдым һәм күпьеллык үләннәр чәчелгән җир участогым бар, техника да үземнеке. Тырышып эшләсәң, сөт белән итне күпләп җитештерергә мөмкин.
Планнарын тормышка ашыруда дәүләт программалары ярдәм итсә дә, Александр күбесенчә үз көченә ышана. Хәтта үзе йөри торган "Шкода-Октавия" машинасын да Интернеттагы игълан буенча МТЗ-1221 тракторына алыштырган. Хәзер исә бу тракторны үз хуҗалыгында гына кулланып калмыйча, Аграмак юлларын һәм урамнарын кардан чистартып, авылдашларына да, үзенә файда китерә. Чынлап та, юл эшчеләре бәяне дә күбрәк сорыйлар, кирәк вакытта килеп тә җитә алмыйлар, ә Александр шул авылда яши, кирәк вакытта тиз генә эшкә тотына ала.
Хуҗалыгын киңәйтеп җибәрү турында ул күптән хыялланган, чөнки гаилә муллыгы өчен үз фермаң - ышанычлы табыш нигезе. Нинди генә хәлләр килеп чыкса да, ул киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә. Моннан тыш, авылдашлары өчен яңа эш урыннары булдырып, башкаларга яхшы үрнәк күрсәтә.
Рәсемнәрдә: Александр Соленов; Леонид Курочкин һәм Андрей Климин; ферма абзары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев