Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киләчәк буыннарга мирас итеп

Узган дүшәмбедә Болгар музей-тыюлыгында эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиев һәм ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова булып китте.

Кунакларны район башлыгы Камил Нугаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнёв һәм башка җаваплы кешеләр каршылады.
Делегация тыюлыкның төзелә торган объектларында булды. Башта Кара пулатны карадылар, анда хәзерге вакытты археология-яңарту эшләре дәвам итә. Киләчәк буыннар өчен бу тарихи һәйкәлләрне саклап калу - бүгенге көннең иң әһәмиятле бурычы. Шул ук вакытта бу уникаль бинаның тарихи үзенчәлеген саклап калу белән бергә, шул чорның ландшафтын да сакларга кирәк.
Делегация төзелеп килә торган елга вокзалын да карады. Мондый объектларны төзү - бик җаваплы һәм зур эш. Хәзерге вакытта монда шактый эшләр башкарылган, ләкин алда тагын да зур бурычлар тора. Елга вокзалы һәм музей булачак бу бина тарихи урыннарга килүчеләргә горурланып күрсәтерлек матур булырга тиеш.
Болгарларның ислам динен рәсми дин итеп кабул итүләре хөрмәтенә төзелә торган бина турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Төзүчеләр бу объектта барган эшләр белән җентекләп таныштырдылар. Кунаклар үзләрен кызыксындырган шактый сораулар бирделәр. Мәсәлән, бина нинди материал белән тышлана,эчке бизәлеше һәм башкалар. Боларның барысы да музейга килгән туристларда яхшы тәэсир калдырырга тиеш. Шуңа күрә бу эштә вак-төякләр юк.
Эш визитының соңгы этабында Минтимер Шәймиев белән Татьяна Ларионова төзелә торган мәчет белән мәдрәсә комплексы һәм икмәк музее белән таныштылар. Объектларда төзелеш эшләре дәвам итә, хәзер аларның темпларын киметмәскә кирәк. Боларның барысы да киләчәк буыннарга бай тарихи мирас калдыру өчен эшләнә, визит барышында бу хакта берничә тапкыр билгеләп үтелде.
Рәсемнәрдә: делегация Болгарда; елга вокзалы һәм музей төзелеше; XIV гасыр һәйкәле - Кара пулат янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев