Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кешеләрнең сәламәтлеге өчен

Узган сишәмбедә безнең районда донор көне үтте.

Район үзәк хастаханәсе поликлиникасында капиталь ремонт барганга күрә, чараны оештыру бераз кыенлыклар тудырса да, республиканың кан салу үзәге үзенең ярдәмен тәкъдим итте.
Билгеләнгән вакытка ашыгыч рәвештә уртача 100 - 120 доза кан алырга сәләтле булган махсус җиһазландырылган күчмә пункт килеп җитте. Бу кешеләрнең гомерен саклап калырга мөмкинлек биргән акцияне оешкан төстә үткәрергә мөмкинлек бирде.
Донор пунктына бу көнне 112 кеше килде, алар арасында шәһәрнең унбиштән артык предприятие һәм оешмасыннан эшчеләр һәм хезмәткәрләр бар иде. Хастаханә коллективыннан да 30 кеше бу көнне кан тапшырды.
Донорларга 300әр сум акча түләнсә дә, күпләр өчен бу - кешеләрнең сәламәтлеген, гомерен саклап калырга ярдәм итү мөмкинлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев