Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күңелле дә соң лагерь тормышы…

"Болгар" сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә икенче смена ачылды.

Лидия КОСТРУЛЕВА
Гадәттә, һәр сменадагы мәдәни-гаммәви чараларның эчтәлеге билгеле бер юнәлешкә багышлана. Бу юлы, мәсәлән, ул "Могҗизалар төсе" дип аталды. Иделнең гүзәл бер почмагында урнашкан лагерьда бүген 160 бала ял итә. Биредә аларга көндәлек ыгы-зыгылардан арынып иркенләп ял итү, яшьтәшләре белән аралашу, күңел ачу өчен тиешле барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
- Бу сменада ял итүче балалар саны күбрәк, - ди лагерь җитәкчесе Любовь Вафина. - Беренче сменада бары 60 бала гына кабул иттек, чөнки июньдә балалар мәктәптәге көндезге лагерьларга йөрде. Аннан соң икенче смена балалар арасында нигәдер популяр санала...
Сүз дә юк, балаларның күп булуы кайбер мәшәкатьләр дә китереп чыгара. Әмма бу лагерь тормышы ритмында бөтенләй диярлек чагылмый. Һәр баланың үзен үзешчән сәнгатьтә, спорт, иҗатның кайбер төрләрендә күрсәтә алу мөмкинлеге бар. Смена әле башланган гына, ә инде берничә концерт һәм мавыктыргыч чаралар үткәрергә өлгергәннәр. Директор урынбасары Елена Савинова белән педагог-оештыручы Варвара Лисюк та гел балалар турында кайгырталар. Варя, мәсәлән, лагерьда икенче елын эшли, биредә аңа барысы да ошый, балалар аны киң күңелле, ачык йөзле булганы өчен яраталар.
Көннәрнең берсе Универсиадага багышланган: лагерьда әле факел да кабызганнар. Кунакка цирк килгән, һәр кич саен дискотекалар үткәрелә. Көннәрнең су коену өчен әйбәт булуына да балалар сөенеп бетә алмый. Биредә бөтен таләпләргә туры килерлек пляж бар, физкультура укытучылары Максим Баранов белән Владимир Постниковны һәрчак балалар янәшәсендә күрергә була.
Смена барышында күп чаралар үткәрү күздә тотыла, кичен исә үткән көнгә йомгак ясала. Кайчак балалар тынгылык бирмичә туктаусыз безелдәүче черкиләргә дә игътибар итмиләр.
- Безгә биредә бик ошый, - диләр Аня Денисова белән Аня Никифорова. Кызларның берсе лагерьга беренче тапкыр гына килгән булса, икенчесенең "Болгарга" өченче килүе икән. - Мондагы саф һаваны сулап туймаслык, иртән дә, кичен дә күңелле… Өйгә кайтасы да килми!
Проблемаларга килгәндә исә, Любовь Николаевна әти-әниләрнең еш килеп, балаларына контрольлек итүне артык, дип саный. Балаларга чипсы, татлы ризыклар алып килүнең дә кирәге юк. Ни өчен дигәндә, аш-су осталары Марина Хәмитова белән Виктория Савинова пешергән ашлары бернинди кибет ризыгы белән чагыштырырлык түгел.
Икенче смена ачылуга багышланган тантаналы линейкада балаларны район башлыгы Камил Нугаев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин җылы котлап, күңелле ял теләделәр. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов районда Универсиада Утын каршылаган волонтерларга зур торт тапшырды.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев