Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күңелле дә, моңсу да бәйрәм...

Узган җомгада безнең районның унберенче классны тәмамлаучы 134 укучысы һәм тугызынчы классны тәмамлаучы 230 укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Ким мәктәбендәге тантаналы линейкада безнең хәбәрчебез булып кайтты.

Быел бу мәктәптә унберенче классны - 9 һәм тугызынчы классны 6 укучы тәмамлый. Менә кунакларның алкышлары астында алар үз урыннарын алдылар. Укучыларның дулкынлануы йөзләренә чыккан, чөнки бүген бөтен игътибар аларга юнәлгән.
Тантаналы линейканы ачып, мәктәп директоры Ирина Волева аларга яхшы укулары, тырышлыклары, актив җәмәгать эше алып барулары өчен рәхмәт белдерде. Укучыларның күбесе район һәм республика дәрәҗәсендәге төрле конкурсларда катнашып, югары уңышларга ирештеләр. Алар туган мәктәпләрен генә түгел, район данын яклап хәтта Бөтенроссия ярышларында да чыгыш ясаганнар.
Иң зур уңышларга ирешүчеләргә Мактау грамоталары һәм дипломнар тапшырылды. Ә Мария Тихомировага исә бу уку елының иң яхшы укучысы исеме бирелде. Бу аның бердәнбер бүләге булмас дип ышанабыз, чөнки Мария Краснова белән алар икесе - алтын, ә Татьяна Охотникова көмеш медальгә тәкъдим ителгән.
Мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, районды быел барлыгы 14 укучы медальләргә лаек дип табылган, аларның алтысы - алтын, сигезе көмеш медальгә бара.
Чыгарылыш класс укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина котлады. Ә спорт-сәламәтләндерү бүлеге директоры Николай Стрелов мәктәпнең иң яхшы спортчыларына ирешкән уңышлары өчен Мактау грамоталары тапшырды.
Мәктәпне тәмамлаучыларны беренче класс укучылары да җылы котладылар, шулай ук укытучылар Александр Фомин, Лидия Костюнина, Нина Романова иң изге теләкләрен җиткерделәр.
- Мин сезнең белән горурланам, - диде класс җитәкчесе Әнисә Гыйсмәтова. - Сез һәрвакыт безнең мәктәпнең терәге һәм ышанычы булдыгыз. Киләчәктә дә шушы сыйфатларны югалтмагыз, ә тормышыгызда сезгә уңышлар юлдаш булсын.
Аларга яхшы тәрбия биргән өчен Любовь Краснова, Нина Охотникова укытучылар коллективына ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерделәр.
Бәйрәмдә укытучылар ярдәме белән укучылар үзләре хәзерләгән видеоязма күрсәтелде. Аның кадрлары укучыларның мәктәп тормышын - дәресләрне, экскурсияләрне, сәяхәтләрне, төрле чараларны сурәтләде. Чыгарылыш класс укучылары укытучыларга һәм яраткан мәктәпләренә җыр бүләк иттеләр, ә аларга багышлап башлангыч класс укучылары җыр башкардылар.
Беренче класс укучысы Арина Абрамова һәм чыгарылыш класс укучысы Дмитрий Буров соңгы кыңгырау бирделәр.
Рәсемнәрдә: бәйрәм мизгелләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп