Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кечкенәдән үк урманны яратты

Урманнарның киләчәге безнең кулларда. Урман хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар бу эшкә аеруча зур өлеш кертә. "Болгар урманчылыгы" ДБУ җитәкчесе урынбасары Евгений Мулинов әнә шундыйлардан. Аны гаилә династиясенең эшен лаеклы дәвам итүче дип әйтергә була, чөнки әтисе Сергей Леонидович та гомере буе шушы өлкәдә хезмәт куйган. Евгенийның әйтүенчә, ул урманга кечкенәдән...

Урманнарның киләчәге безнең кулларда. Урман хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар бу эшкә аеруча зур өлеш кертә.

"Болгар урманчылыгы" ДБУ җитәкчесе урынбасары Евгений Мулинов әнә шундыйлардан. Аны гаилә династиясенең эшен лаеклы дәвам итүче дип әйтергә була, чөнки әтисе Сергей Леонидович та гомере буе шушы өлкәдә хезмәт куйган. Евгенийның әйтүенчә, ул урманга кечкенәдән үк гашыйк, шуңа күрә мәктәптән соң нинди һөнәр сайларга дип озак уйлап тормаган. Лубянка совхоз-техникумын тәмамлаган, туган якларына әйләнеп кайткан. Хәзерге вакытта Казан аграр институтында читтән торып белем ала.

Реклама

Урманчылык коллективы алдына районыбыз урманнарын саклау һәм аны тагын да арттыру бурычы куелган. Евгенийның да вазифалары аз түгел. Аңа урман байлыгын арттыруга бәйле төп мәсьәләләрне контрольдә тотарга, урманны өшегән яки корыган агачлардан чистарту максатында район халкы белән килешүләр төзергә туры килә. Евгений үз бурычын яхшы аңлый һәм аны зур җаваплылык белән башкара. Тынгысыз холыклы яшь белгечне коллективта да яраталар.

Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев