Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кар күп яугач, эшләре тагын да артты

"Сувар Б" оешмасы эшчеләре бер айдан бирле урамнарны, юлларны кардан чистарталар.

Соңгы көннәрдә кар аеруча күп яуды, аны чистартып бетерә торган түгел. Никадәр генә кыен булмасын, иртән эшкә барырга чыккан шәһәр халкы карга бата-чума түгел, ә чиста юллардан бара, кирәк урыннарга ком катнашмасын да сибеп китәләр. Боларның барысын да "Сувар Б" оешмасы эшчеләре башкара, алар үз вахталарына гадәттә төнлә чыгалар. Алар карамагында кирәкле бөтен техника - КамАЗлар, роторлы тракторлар, автогрейдерлар, төягечләр һәм башкалар да бар.
Кечкенә өч кар чистарту машинасыннан торган махсус бригада шәһәр тротуарларын тәртипкә китерә, ә урамнарны чистарту бурычы төрле эшчеләргә йөкләнгән. Мәсәлән, грейдерчы Сергей Вдовин, КамАЗ йөртүче Павел Вакуров һәм МТЗ тракторчысы Александр Пеньков үзәк урамнардагы чисталык өчен җавап бирә, КамАЗ йөртүчеләр Руслан Гәрәев һәм Алексей Шмагин, Т-150 механизаторы Сергей Тюряков кайбер башка урамнарны чистарта. К-700 тракторында Владимир Бердников шәһәрдәге юлларны киңәйтү һәм Болгар авылы юлын чистарту белән шөгыльләнә. Төягечтә эшләүче Александр Палагин белән Николай Наумов та көн саен зур эш башкаралар.
Моннан тыш, оешма эшчеләре район юлларындагы 17 күперне кыш көне кардан чистартып, тәртиптә тота. Моны МТЗ-80 тракторы белән Марс Хәбибуллин эшли. Өчкүл, Полянка һәм Приволжск авыл җирлегенә кергән торак пунктлар да юлчылар игътибарыннан читтән калмый, аларга килешү буенча хезмәт күрсәтәләр.
Кышын проблемалар азрак булсын өчен барысын да игътибар үзәгендә тотарга тырышканнар. Аерым алганда, 400 тонна ком-тоз катнашмасы, 30 тонна чамасы дизель ягулыгы хәзерләп куелган. Бу гына җитмәсә, оешма җитәкчесе Арутюн Багдасарян әйтүенчә, алар тагын сатып алыначак.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев