Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Июльдә тәмамланырга тиеш

Республика программасы кысаларында, Ким урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре тулы көчкә алып барыла.

Бу эшкә "Сувар Б" җәмгыяте эшчеләре махсус график буенча агымдагы елның март ае урталарында ук керештеләр. Шунысын әйтергә кирәк, мәктәптәге эшләр укыту процессына комачаулык итми. Ата-аналар җыелышында язгы каникул һәм бәйрәм көннәрендә дә шөгыльләнергә һәм уку елын май ае урталарында тәмамларга дигән карар кабул ителгән. Шуннан соң төзүчеләргә барлык сыйныф-кабинетларда ремонтны иркенләп алып бару мөмкинлеге туачак.
Әлегә спорт залы һәм төп бинага керү юлының түбәсе тәртипкә китерелгән. Кайбер сыйныфларның ишекләре һәм тәрәзә яңаклары алыштырылган. Заманча ишекләр урнаштыру да бинага күркәм төс бирәчәк. Эш барышында канализация һәм суүткәрү системасын алыштыру да планлаштырыла. Оешма эшчеләренең тәҗрибәсе җитәрлек.
Алар моңарчы да шактый йортлар төзергә һәм ремонтларга өлгергән. Мәсәлән, Гөлеш авылындагы фельдшер-акушерлык пунктының тәрәзәләрен, ишекләрен алыштырганнар, процедура кабинетын (пластика белән тышлаган) яңартканнар, башка бүлмәләрне буяп һәм агартып чыкканнар. Балымердагы фельдшер-акушерлык пунктында да шундый ук эшләр башкарылган.
Ким мәктәбендәге ремонтны июльдә тәмамларга җыеналар. Төзүчеләр билгеләнгән вакытка эшләрне тулысынча үтәп чыгарга тиеш. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек.
Рәсемнәрдә: түбә ябучылар бригадасы (сулдан уңга) Шамил Сафиуллов, Сергей Никифоров, Рәфыйк Миннебаев, Рамил Камалетдинов, Илсур Сафиуллов һәм "Сувар Б" җәмгыяте директоры урынбасары Рамил Җиһаншин; тәрәзәләрне җыю һәм урнаштыру белән Арутюн Давтян, Давид Акопян шөгыльләнә.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X