Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Истәлек медальләре тапшырылды

Илебезнең Кораллы Көчләренә 95 ел тулуы уңаеннан армия, флот һәм башка хәрби ветераннарга истәлекле медальләр тапшырылды.

Бу бәйрәм 1918 елдан бирле билгеләп үтелә. Ул елны февраль ахырында эшче-крестьяннар Кызыл Армиясен оештыру турында Халык комиссарлар Советы Декретына кул куела һәм үз теләге белән армиягә китәргә теләүче солдатлар языла башлый. Илебезнең Кораллы Көчләре данлы тарихка ия һәм безнең хәрбиләребезнең горурланырга хакы бар.
Бүләкләнүчеләр арасында Андрей Царев, Валерий Марянин, Александр Ходалов, Александр Татиевский, Сергей Кручинин һәм башкалар бар. Медальләрне тапшырганда, районның хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов истәлекле бәйрәм белән котлап, аларның илебезне саклауга керткән хезмәтләрен билгеләп үтте һәм нык сәламәтлек теләде.
Рәсемнәрдә: бүләккә лаек булучылар; Андрей Царевка медаль тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев