Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ирешелгәннәр белән тынычланырга иртә...

Кичә Идел болгарларының Ислам динен кабул итү көннәренә туры китереп, Болгар дәүләт музей-тыюлыгында Халыкара археология тикшерүләр үзәген һәм фестиваль-вакыйгалар комплексын ачу тантанасы булды.

Владимир Корнилов.
"НЖ".
Бу тантанада катнашу өчен Болгарга Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар килде. Аларны район башлыгы Камил Нугаев каршылады һәм озатып йөрде.
Башта мәртәбәле кунаклар Елга вокзалы төзелешен карадылар. Бу объектта төп эшләр беткән. Шулай ук Габдрахман сәхәбә коесы комплексын төзү белән кызыксындылар, Истәлек билгесендә күптән түгел генә Коръән китабы өстенә ясап куелган саклагыч корылманы һәм башка объектларны карадылар.
Бу көнне кунакларның төп игътибарын әле яңа гына төзелеп беткән Халыкара археология тикшерүләр үзәге объекты җәлеп итте. Тантанада катнашучылар өчен анда театральләштергән тамаша булды. Традиция буенча, мәртәбәле кунакларны ипи-тоз һәм чәк-чәк белән Алмуш хан, Петр I, Екатерина II каршылады. Фәнни лабораторияләргә, конференц-залларга, компьютер үзәгенә, шулай ук археологлар өчен барлык шартлар тудырылган бүлмәләргә кунаклар югары бәя бирделәр. Иркен бүлмәләр, ашханә, ял итү урыны - боларның барысы да заманча таләпләргә җавап бирә. Моның шулай булуын Болгарга фәнни тикшерү максаты белән килгән Мәскәү, Украина археологлары үз күзләре белән күрделәр. Бина ике ел төзелде һәм бүгенге көндә тулысынча әзер.
Бу объект кебек бина дөньяда башка юк, дип билгеләп үтте бинаны ачу тантанасында Дәүләт киңәшчесе. Чит ил һәм Россия белгечләре киләсен исәпкә алып, биредә галимнәргә фәнни-тикшерү эшләрен алып бару өчен барлык шартлар тудырылган. Минтимер Шәрип улы төзүчеләргә, бина төзелешенә акчалата ярдәм күрсәткән бар кешегә чын күңелдән рәхмәт белдерде.
ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов та хезмәттәшләренә уңышлар теләп, археологларга хәзер Болгар цивилизациясенә кагылган фәнни-тикшерү эшләрен үткәрү өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте.
Массакүләм-мәдәният чаралары үткәрү өчен ябык тамаша залы, сәхнәсе һәм барлык кирәкле җиһазлары булган фестиваль-вакыйгалар комплексы да кунакларда зур тәэсир калдырды. Залда бу көнне алма төшәрлек тә урын юк иде, чөнки монда "Балалар борынгы Бөек Болгар җирендә" дигән музыкаль марафон концерты булды.
- Узган ел без киләсе марафонның яңа концерт залында үтәчәген вәгъдә иткән идек, - диде Минтимер Шәрип улы. - Без сүзебездә тордык. Марафонның халкыбызның тарихи тамырларына, милләтебезгә бәйле булган Болгар җирендә үтүе аеруча зур әһәмияткә ия. Мондагы атмосфера балаларга рухи дөньяны, мәдәниятны, күренекле әсәрләрне аңларга ярдәм итәр.
Ул бу изге эштә булышкан һәр кешегә рәхмәт белдерде. Журналистлар белән аралашканда, Дәүләт киңәшчесе күп эшләр башкарылган булса да, ирешкән уңышлар белән туктап калмаска, һаман алга барырга кирәк, дип билгеләп үтте...
Кунакларны ипи-тоз белән каршылыйлар; ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шаймиев Халыкара археология тикшерү эшләре алып бару үзәген ачуга багышланган тантанада катнашучыларны котлый; музыка марафонында катнашучылар фестиваль-вакыйгалар комплексы сәхнәсендә.
Автор фоторәсемнәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев