Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Имтиханнар башланды...

Үткән атна ахырында районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме булды. Быел районда урта мәктәпне 88 укучы һәм тугызынчы классны 219 укучы тәмамлый.

Владимир Корнилов
Шәһәрнең 1нче урта мәктәбендә бу бәйрәм аеруча дулкынландыргыч булды. Быел бу мәктәпне 22 укучы тәмамлый. Алты укучының аттестатында бишле билгеләре генә тора. Мәктәп бәйрәмчә бизәлгән, коридорларда чыгарылыш класс укучыларына теләкләр язылган плакатлар, стена газеталары эленгән. Чыгарылыш класс укучылары башкалардан аерылып торалар - кызлар мәктәп формасы һәм ак алъяпкычтан, егетләр матур костюмнардан.
Күптән килгән традиция буенча, соңгы кыңгырау бәйрәменә чыгарылыш класс укучылары әти-әниләре белән бергә чыктылар. Бу көнне укытучыларга күп рәхмәт сүзләре яңгырады, ә укытучылар укучыларга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Ата-аналар укытучыларга балаларга белем һәм тәрбия бирүләре, олы тормыш юлына чыгарулары өчен рәхмәт әйттеләр.
Чыгарылыш класс укучыларын шулай ук Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев, район мәгариф бүлеге белгече Марина Марянина котлады. Кунаклар укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшырып, теләгән уку йортларына керүләрен, ә башка класс укучыларына - күңелле, мавыктыргыч җәйге каникул теләделәр.
Чыгарылыш класс укучыларын беренче класслар да котлады. Иң яхшы укучыларга мәктәп исеменнән грамоталар, дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.
Чыгарылыш класс укучыларының җавап сүзе дә истә калырлык булды - алар биюләрдән попурри әзерләгәннәр.
2нче урта мәктәпнең чыгарылыш класс укучыларын тормышларындагы бу әһәмиятле вакыйга белән район башлыгы Камил Нугаев котлады, аларга киләчәктә туган шәһәрләре һәм район традицияләрен лаеклы дәвам итүләрен теләде.
Хәзер чыгарылыш класс укучылары өчен иң җаваплы чор - имтиханнар тапшыру башланды. Дүшәмбе көнне унберенче классның алты укучысы үзләре сайлаган география һәм әдәбият фәненнән БДИ тапшырдылар, ә иртәгә рус теленнән мәҗбүри имтихан. Аларга бу җаваплы чорда зур уңышлар юлдаш булсын!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X