Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иминлек һәм тәртип сагында

10 ноябрь - Россия Федерациясе Эчке эшләр бүлеге органы хезмәткәрләре көне.

Полициянең участок уполномоченные лейтенант Илшат Закиров өчен дә бу һөнәри бәйрәм. Россия Эчке эшләр бүлеге министрлыгының Татарстан Республикасы Спас районы бүлегендә ул 2002 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытта Илшат Ибраһим улы үз вазифасын шәһәребезнең бер микрорайонында башкара. Эше шактый мәшәкатьле булса да, ул үз бурычларын җиренә җиткереп үти. Аны эшкә җаваплы мөнәсәбәте, тырышлыгы, кешеләр белән уртак тел таба белүе аерып тора. Бу сыйфатлар аңа көндәлек эшендә нык ярдәм итә. Участок уполномоченныеның тырышлыгы һәрвакыт гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклауга һәм җәмгыятьтә тәртип саклауга юнәлдерелгән.
Илшат Ибраһим улы җинаятьләрне ачу эшендә дә актив катнаша. Мәсәлән, агымдагы елда ул тугыз җинаятьне ачкан. Шулай ук аны тикшерү-оператив группа җинаять кылынган урыннарга алып бару эшенә дә җәлеп итәләр.
Аның намуслы хезмәте җитәкчелек тарафыннан берничә тапкыр билгеләп үтелде. Мәсәлән, бу елның июль аенда үзенең бурычларын җиренә җиткереп башкаруы өчен Илшат Ибраһим улына Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге министрыннан кул сәгате тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined