Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илнең киләчәге алар кулында

Иртәгә укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Һәр кеше күңелендә тирән эз калдырган укытучылар була. Безне хәреф танырга өйрәткән, белем дөньясына алып кергән, иң яхшы сыйфатларны тәрбияләгән һәм тормышта дөрес юл сайларга ярдәм итәргә тырышкан укытучыларыбызны без гомер буе рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Илнең киләчәге укытучылар кулында, шуңа күрә алар гаять зур җаваплылык хисе тоеп эшлиләр, үз укучыларында алар игелеклелек, патриотлык хисләре, эшлеклелек сыйфатлары тәрбиялиләр.
Быелгы уку елында район мәктәпләрендә 500дән артык педагог эшли һәм аларның күбесе үз эшен гаять зур җаваплылык хисе тоеп, фидакарьләрчә башкара. Вакыт укытучылар алдына яңадан - яңа бурычлар куя, белем бирү ел саен сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрелә һәм укытучы шушы таләпләргә җавап бирергә тиеш. Укытучы эшен сайлаган бөтен кешегә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан эшләрендә зур уңышлар, иҗади ачышлар, чиксез бәхет телисе килә.
2нче шәһәр урта мәктәбе укытучысы Гөлнара Виноградова да әнә шулай бөтен күңелен биреп эшләүчеләргә керә. Бу мәктәптә ул өч кенә ел эшли, ә гомуми укытучылык стажы егерме елга якын. Оста оештыручы, таләпчән педагог буларак, ул үз тормышын балалардан башка күз алдына да китерә алмый. Ул татар теле укыта һәм һәр укучыда бу фәнгә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырыша.
- Гөлнара Алимҗан кызы бик үзенчәлекле укытучы,-ди аның турында мәктәп директоры Людмила Борюшкина.- Булдыклы, тынгысыз, үзенә һәм башкаларга карата бик таләпчән бу укытучы бервакытта үз өстенә зур җаваплылык алудан курыкмый һәм һәрвакыт барысына да өлгерергә тырыша. Ул бик ышанычлы кеше, аңа һәр эштә таянырга була. Бу һәр эштә иң кирәкле сыйфатларның берсе.
Укытучылар көне алдыннан Гөлнара Алимҗан кызы район Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ләкин һәр укытучы кебек, аның өчен дә укучыларның җылы карашын тоюдан да зуррак бүләк юктыр.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined