Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игътибар үзәгендәге мәсьәләЛӘр

Узган җомга көнне безнең районга эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килде.

Владимир Корнилов.
"НЖ".
Аны барлык мәсьәләләр дә кызыксындырды: кече гаилә фермаларының үсеше, районда физкультура һәм спортка нинди игътибар бирелүе, күптән түгел ачылган балалар бакчасында нәниләр өчен тудырылган шартлар. Бу һәм башка сорауларга җаваплар һәр коллектив белән танышкан вакытта алынды.
Республика хакимияте башлыгының игътибар үзәгендә беренче чиратта Ржавец посёлогындагы Сергей Юрков һәм Приволжскидагы Таһир Хәлиуллиннарның гаилә фермалары булды. Беренче очракта хуҗалыкның күп профильле булуы игътибарны җәлеп итсә, икенче хуҗалыкта фермага игътибар итте. Таһир алтын куллы төзүче, шуңа күрә күп эшләрне үз куллары белән башкарып чыккан. Сөтне эшкәртү, терлекләрне асрау, ял итү бүлмәләрендә дә һәрвакыт чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Премьер-министрның игътибарын бу хуҗалыкларның җәлеп итүе бер дә гаҗәп түгел: фермерларның эшкә ныклап тотынып, барлык осталыкларын, тырышлыкларын ит һәм сөт җитештерүне арттыруга юнәлдерүләре әллә каян сизелеп тора. Алар күп эшләр башкарганнар, ләкин киләчәккә планнары тагын да зурдан, бу хуҗалар кыенлыклардан курыкмыйлар.
РФ спорт һәм туризм министрлыгы белән "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиянең бердәм проекты буенча агымдагы елның июнь аенда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачылды. Хәзерге вакытта "Олимп" универсаль спорт залында 540 бала шөгыльләнә. Монда волейбол, мини-футбол, чаңгы спорты, өстәл теннисы, бадминтон, көрәш секцияләре эшли, бокс белән шөгыльләнү өчен ринг, тренажёрлар залы һәм башкалар бар. Премьер-министр белән бергә килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев һәм Илшат Хәйруллинны спортта зур уңышлар казанган якташларыбыз - дзюдо буенча Россия һәм Татарстанның беренче чемпионы Геннадий Борюшкинга, Бөтендөнья студентлар уенында алтын медаль яулаган авыр атлет Андрей Демановка, көймәдә ишү буенча халыкара спорт мастеры Сергей Тимохинга, альпинизм буенча халыкара класслы спорт мастеры Светлана Баскаковага багышланган стендлар аеруча кызыксындырды.
Еш кына уңышка беренче адымнар балалар бакчасыннан башлана. "Бәләкәч" республика программасы кысаларында реконструкция ясалганнан соң ачылган "Родничок" балалар бакчасы да кунакларда җылы тәэсир калдырды. Мөдир Рушания Юркова коллективның эше турында сөйләде, ә Илдар Шәүкәт улы балалар белән аралашты.
Аннары республика хакимияте җитәкчесе "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе җирле бүлеге партия активы җыелышында катнашты. Район башлыгы Камил Нугаев үзенең чыгышында төп игътибарны районның киләчәк үсешенә бәйле сорауларга юнәлдерде. Илдар Халиков җыелышта катнашучыларны республикада мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль тармак үсешендә, юллар төзелешендә, ветераннарны торак белән тәэмин итүдә ниләр эшләнүе белән таныштырып үтте. Бу мәсьәләләрнең барысы да халыкның яшәешенә кагыла, шуңа күрә алар игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев