Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игенчеләрнең эше җитәрлек

"Шанс" крестьян (фермер) хуҗалыгы комбайнчылары арыш һәм карабодайны җыеп алганнан соң арпа суктыруга керештеләр.

Петр Левагин, Сергей Семенов һәм Яков Семенов техникадан югары җитештерүчән файдаланып яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Районның тәҗрибәле игенчеләреннән берсе саналган Петр Левагин, мәсәлән, үзенең "Енисей" комбайны бункерыннан 150 тоннадан артык бөртек бушаткан. Хезмәттәшләре дә аннан калышмый.
- Егетләребез ышанычны аклый торган, - ди үз эшчеләре өчен горурланып хуҗалык башлыгы Равил Бакиров. - Беркайчан да сынатмыйлар, аларга теләсә кайсы эштә таянырга була…
Хуҗалыкта эшләр комплекслы алып барыла. Басулардан Алексей Варфоломеев һәм Евгений Антонов ташып торган ашлык ЗАВ-10 һәм ЗАВ-20 агрегатлары аша чыгарыла. Сыйфатлы итеп эшкәртелгән ашлыкның бер өлеше саклауга салынса, калганы исә ашлык кабул итү предприятиесенә озатыла.
Вакыт ашыктыра, механизаторларның башкарасы эшләре җитәрлек. Аларның әле тагын 700 гектардан бөртекле культураларны җыеп аласы бар. Басулар мул уңыш белән сөендермәсә дә, тир түгеп үстерелгән ашлыкның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга кирәк.
Рәсемнәрдә: сулдан уңга) Петр Левагин, Сергей Семенов, Яков Семенов; Евгений Антонов.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК

2
X