Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игенчеләр беренче имтиханны уңышлы тапшырдылар

Урып-җыю эшләре башланыр алдыннан Кимда һәм Мартышачида үткәрелгән комбайннарга смотр хуҗалыкларның быелгы н ачык күрсәтте.

Олег Пахомов

Техниканы уракка әзерләүдә "Болгар Арыш" җәмгыяте механизаторлары зур эш башкарган. Кимда әзерлек сызыгына куелган ике дистәгә якын комбайн уракны уңышлы башкарып чыгар дигән ныклы ышаныч бирә. Монда чит илнең "Джон Дир", "Тукано", "Мега" комбайннары белән бергә үзебезнең "Дон" һәм "Нива"лар да яхшылап ремонтланган. Арадан бер комбайнның герметиклыгы җентекләп тикшерелде һәм аның бөтен нормага туры килүен билгеләп үттеләр. Ашлык җыю комбайннары белән бергә, басулардан уңышны ташый торган КамАЗлар, бункерлар да тулысынча әзерлек сызыгына куелган. Хуҗалыкта шулай ук эретеп ябыштыру җайланмасы белән бергә ремонт мастерское да оештырганнар. Кирәге чыккан очракта ул шунда ук ярдәмгә килергә әзер.

Район башлыгы Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, "Болгар Арыш" җәмгыятендә язгы корылык аркасында ашлык мәйданнары бераз кимесә дә, быел уңыш үткән елга караганда күбрәк булачак. Шуңа күрә комбайнчыларның җитештерүчән хезмәте өчен кызыксындыру чаралары күрергә кирәк. Башка хуҗалык җитәкчеләре дә моңа әһәмият бирергә тиеш. Кайбер урыннарда урып-җыю эшләре инде башланган. Уңыш бик югары булмас, шуңа күрә югалтуларны булдырмас, вакытында җыеп алу өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләргә кирәк

Смотрның кабул итү комиссиясе рәисе - "Татмелиорация" җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Ренат Залаков барыннан да бигрәк хезмәт иминлегенә зур игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады. Аеруча ут-күздән сак булырга кирәк. Үткән елларда Әлки һәм Алексеевск районнарындагы хәл кабатланырга тиеш түгел. Очраклы гына ташланган тәмәке төпчеге яки вакытында майланмаган подшипник янгын чыгуга сәбәпче булып тора.

Мартышачи поселогында смотрга "Болгар" Востокзернопродукт" хуҗалыгы һәм күршедәге Александр Планин, Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыклары үз техникаларын куйганнар. Владимир Соленов белән Виктор Деманькин, килешү буенча хуҗалык басуларында эшләүче шәхси машина хуҗалары да мөһим эшкә әзер булуларын күрсәттеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге төп белгече Рафаэль Сафин составындагы кабул итү комиссиясе техниканың торышы барлык кирәкле нормаларга туры килә дип тапты.

Реклама

Әлеге чарага йомгак ясап, белгечләр "Болгар Арыш" җәмгыяте урып-җыю эшләренә иң яхшы хәзерләнгән дип таптылар. Александр Планин хуҗалыгы икенче урынны алды. Аларга кызыксындыру призлары вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урыпҗыю комбайннарга смотр уракка әзерлеге