Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң яхшы кабинет – 2нче мәктәптә!

2нче мәктәпнең медицина кабинеты республика гомумбелем мәктәпләре арасында иң яхшы кабинет дип табылды. "Мәктәпләрдә белем бирү һәм сәламәтлек саклау" программасы буенча төп юнәлешләрне тормышка ашыру кысаларында, тиешле министрлыклар берничә ел смотр-конкурс үткәрә. Ул укучыларның сәламәтлеген саклау эшен камилләштерү максаты куя. Конкурска йомгак ясаганда медицина белгеченең квалификациясе, эшенең нәтиҗәлелеге, беренче ярдәм...

2нче мәктәпнең медицина кабинеты республика гомумбелем мәктәпләре арасында иң яхшы кабинет дип табылды.

"Мәктәпләрдә белем бирү һәм сәламәтлек саклау" программасы буенча төп юнәлешләрне тормышка ашыру кысаларында, тиешле министрлыклар берничә ел смотр-конкурс үткәрә. Ул укучыларның сәламәтлеген саклау эшен камилләштерү максаты куя.

Конкурска йомгак ясаганда медицина белгеченең квалификациясе, эшенең нәтиҗәлелеге, беренче ярдәм күрсәтү өчен кабинетның тиешле җиһазлары булу исәпкә алына. Мәсәлән, җиңүче - мәктәпнең медицина кабинетында заманча "Армис" диагностик комплексы урнаштырылган, ул үпкә, йөрәк-кан тамырлары системасындагы авыруларны белергә ярдәм итә. Мондый җиһазлар республикадагы берничә мәктәптә генә бар.

Шәфкать туташы Наталья Корчагина укучыларга сәламәт яшәү рәвешен өйрәтү буенча зур эш алып бара. Төрле консультацияләр, класс сәгатьләрендәге әңгәмәләр, тематик чараларда катнашу - болар барысы да уңай нәтиҗәләр бирә. Тәмәке тартуның зарары, салкын тидереп авыру һәм вируслы инфекцияләрне профилактикалау, шулай ук даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: смотрконкурс 2нче мәктәп медицина кабинеты