Равил Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгында узган атнада печән чабуга керештеләр.
Аны кышлату чорына 400 тонна хәзерләп кую күздә тотыла. Хуҗалык механизаторлары әйтүенчә, май һәм июнь аенда көннәрнең кызу торуы печәнгә үсәргә комачауласа да, моны башкарып чыгарга мөмкин.
Күпьеллык үләннәрне 200 гектар мәйданнан чабып алырга кирәк. Бүгенге көндә бу эш белән чапкычлы МТЗ-80 тракторында Алексей Лукашов шөгыльләнә. Чабылган печәнне ЮМЗ-6 тракторы белән Николай Семенов теземнәргә җыя. Аларга "Нива" комбайнына тагылган ЖВН-6 жаткасы белән Николай Шемуратов ярдәм итә башларга тиеш.
Печәнне КУН-80 белән җиһазландырылган МТЗ-80 тракторында Хәбибулла Хисаметдинов төяп торачак, ә пресслауда Сергей Семенов эшләргә тиеш (аның карамагында пресс-җыйгычлы трактор бар). Печәнне басудан саклау урынына ташуны Александр Шемуратов белән Денис Жариновка ышанып тапшырганнар.
Хуҗалык агрономы Сергей Архипов билгеләп үтүенчә, терлекләрне кышлыкка азык белән тәэмин итү өчен механизаторлар тырышлыкларын кызганмыйлар. Хуҗалыкта бүгенге көндә 60 баштан артык мөгезле эре терлек бар, аларның өчтән бер өлеше - савым сыерлар. Алдан исәпләгәнчә, хәзерләнгән печән терлекләргә кыш чыгарга да, шәхси хуҗалыкларга да җитәргә тиеш.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев