Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң мөһиме – сыйфат

"Спас ХПП" җәмгыяте тегермәнендә тарттырылган онны икмәк җитештерүче предприятиеләр теләп алалар.

Ул районда икмәк комбинатына һәм шәхси пекарняларга, шулай ук Алексеевск, Әлки районнарына, Ульяновск өлкәсенә җибәрелә. Бер сменада биш тонна чамасы югары сыйфатлы он ясыйлар. Тегермән операторлары Виктор Кураев белән Анатолий Краюшкин эшләрен һәрвакыт җиренә җиткереп башкаралар. Алар икесе дә монда инде бишәр ел эшләп, үзләрен җаваплы, ышанычлы хезмәткәр итеп күрсәттеләр. Тегермәнчеләр бу эшнең бөтен нечкәлекләренә төшенергә тырышалар. Шулай да иң зур тырышлык югары сыйфатлы продукция җитештерүгә юнәлдерелгән.
2нче СОБ хезмәткәрләре - киптерү мастерлары Андрей Панкратов, Владимир Лукашин, Александр Шихаров, транспортёрчы Владимир Лысов та эшләренә җаваплы карыйлар. Соңгы ике атнада алар "Ульяновская Нива" җәмгыятеннән ("Красный Восток" бүлеге) һәм җирле фермерлардан китерелгән кукурузны киптерү белән мәшгуль.Ул барлыгы 600 тонна чамасы киптерелгән. Эшне үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыкканнар.
Хәзерге вакытта коллективта киптерү-чистарту башнясын чистарту һәм быелгы уңышны җыю вакытында складларга кабул ителгән бодай белән арпаны эшкәртергә хәзерләнәләр.
Рәсемнәрдә: өстәге рәсемдә Виктор Кураев белән Анатолий Краюшкин; Владимир Лысов һәм Андрей Панкратов.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X