Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәрәкәттә–бәрәкәт

Иртәдән үк яңгыр сибәләп торса да, якшәмбе көнне үткәрелгән Бөтенсоюз "Милләтләр кроссы" ярышында катнашырга теләүчеләрнең саны башка елларга караганда күбрәк иде.

Стартка район мәктәпләре, оешма, учреждение, предприятие һәм авыллардан өч йөзгә якын йөгерешче чыкты. Көтеп-көтеп тә яңгыр туктамагач, ярышларны башка урында, төгәлрәге, Рабига күле янында үткәрергә туры килде. "Милләтләр кроссы"н ачып, Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев ярышларда торган саен күбрәк кеше катнашуын билгеләп үтте. Димәк, төрле яшьтәге кешеләр сәламәт тормыш рәвеше алып баруны өстен күрәләр.
Бу спорт бәйрәменә күпләр гаиләләре белән килгән. Техник инвентарьлаштыру бюросы директоры Луса Әхмәдишева бу ярышларда ел саен катнашып, призлы урынга чыга. Быел ул үзе белән дүрт яшьлек оныгы Әмирне дә алып килгән. Ким урта мәктәбе укытучылары ирле-хатынлы Людмила һәм Валентин Синчуговлар да өч яшьлек уллары Виталийны ияртеп килгәннәр. Аларның берсе дә бүләксез калмады. Тагын шунысын әйтергә кирәк, Ким авылы делегациясе вәкиле, авыл җирлеге башлыгы Равел Гыйсмәтов VIP-йөгерештә икенче урынны алды. Аның хатыны Әнисә дә педагоглар арасындагы бәйгедә сынатмады.
Кимлылар ярышка яхшы әзерлек белән килгән. Мәктәп укучылары Анастасия Афанасьева, Анастасия Шестакова һәм Маргарита Маркина үз дистанцияләрендә беренче урынга чыктылар, педагоглар, шул исәптән мәктәп директоры Ирина Волева да, призерлар исемлегенә керде.
- Мин ярышларның барысында да актив катнашам, - диде алты тапкыр җиңүгә ирешкән Анастасия Шестакова. - Ел саен Болгарга килеп яшьтәшләребез белән көч сынашабыз, йөгерү спортын яратучылар белән туйганчы аралашабыз. Минем үземә күп стартларда, шул исәптән республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашырга туры килде. Бу стартлар алдыннан Йөгерешче көне безнең мәктәптә дә үткәрелде, укучыларның байтагы аңа мөстәкыйль рәвештә әзерләнде. Спорт белән шөгыльләнүнең файдасы әйтеп бетергесез зур, үземдә көч артуын сизеп торам. Спорт укуда да комачауламый. Мәктәпне тәмамлап югары уку йортына кергән очракта да спорт минем гомерлек юлдашым булып калачак.
Бу көнне йөгерешчеләр бердән алып биш чакрымга кадәр дистанциядә көч сынашты. Дөрес, күпләр бирегә грамота һәм диплом алу өчен түгел, ә спорт бәйрәмендә катнашу теләге белән килгән. Йөгерешкә старт бирелгәч, аларның һич кенә дә сынатасы килмәде. Аеруча мәктәп укучыларының тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Өлкәннәрнең дә артта каласы килмәде, көчләре бетсә дә, финиш сызыгын үтәргә тырыштылар. Үзләренең яшь төркемнәрендә Алия Әхмәтшина белән Мәдинә Җамалиева (Иске Рәҗәп), Александр Шилов һәм Дмитрий Разин (2нче мәктәп), Юлия Филиппова (1нче мәктәп), Максим Шевченко (Полянка), Анастасия Сарандаева (Кузнечиха), Юрий Селиванов (балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе), Александр Сорокин (тармак технологияләре техникумы), Николай Тареев ( Никольск авылы), Евгений Демьянов (МЧС) җиңүгә иреште. VIP-йөгерүдә Фәрһат Низамовка тиңнәр табылмады.
Ярышлар азагында җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм Бөтенроссия ярышлары логотибы төшерелгән футболкалар тапшырылды. Иң мөһиме - бәйгедә катнашучыларның барысы да диярлек көч-куәт туплады.
Рәсемнәрдә: Ким авылының бердәм командасы; Синчуговлар һәм Әхмәдишевлар; йөгерештә катнашучылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев