Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәрби сугышчы-интернационалистларга – медальләр

Үткән җомгада район Мәдәният йортында тантаналы шартларда безнең якташларыбызга - 45 сугышчы-интернационалистка Россия Федерациясе Оборона министрлыгының "Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрнең туктавына 25 ел тулу уңаеннан" медальләре тапшырылды.

Владимир Корнилов

Әфганстан республикасы территориясеннән Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу, бөтен илдә, шул исәптән безнең районда да февраль аенда билгеләп үтелгән иде. Нәкъ менә шул вакытта, моннан чирек гасыр элек, дистә ел барган сугыш тәмамланды. Күптән түгел республикага һәм безнең районга сугышчы-интернационалистларны бүләкләү турында Оборона министры приказы килде.

Әфганчыларны котларга, алар белән сөйләшеп утырырга Спас районы башлыгы Камил Нугаев, җәмәгатьчелек вәкилләре, туганнары килде.

Кунакларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы болай диде:

- Сезнең яшьлек бик җитди сынау үтте - сезгә Әфган сугышында катнашырга туры килде. Сез солдат бурычын намус белән үтәдегез, сугышчан бүләкләрегез бу хакта ачык сөйли. Сугышның күпме кайгы-хәсрәт китерүен сез башкаларга караганда да яхшы аңлыйсыз. Хәзерге вакытта Украинада барган хәлләрне тыныч кына каравы мөмкин түгел. Мондый хәлләр башка кабатланмасын өчен без мөмкин булганнарның барысын да эшләргә тиеш. Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим. Намуслы хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт!

Сугышчы-интернационалистларны шулай ук Спас районы хәрби комиссары Илһам Мидхәтов котлады һәм Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүләре, хәрби антка тугры калулары өчен зур рәхмәт белдерде. Ул Россия Федерациясе Оборона министрының юбилей медальләре белән бүләкләү турындагы приказын укыды. Аннары хәрби сугышчы-интернационалистларга тантаналы рәвештә медальләр тапшырды.

Реклама

Спас районы буенча сугышчан хәрәкәт ветераннары советы рәисе Ренат Шәрипов җавап сүзендә Әфганстандагы хәрби вакыйгаларда һәлак булган якташлар истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән чараларны үткәрүдә ярдәм итүләре өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Чара ахырында Әфган сугышында һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Аннары тантанада катнашучылар фикер алыштылар, ветераннар советының алдагы эш планнарын тикшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тантана сугышчыинтернационалистлар медаль

2
X