Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халыкка уңайлы булачак

Кожаевка авылында республика программасы кысаларында төзелгән беренче ветеринария пункты ачылды.

Олег ПАХОМОВ
Алла Колчина бу пунктның мөдире булып җиде ел эшли. Махсус бина булмагач, ветеринария ярдәме күрсәтүнең кыенлыгын ул яхшы белә. Моннан тыш, аңа Бураково белән Әҗмәр җирлеге авылларына да хезмәт күрсәтергә туры килә. Аның адресы белән телефон номеры авыл халкына билгеле булса да, терлекләргә ашыгыч ветеринария ярдәме кирәк булганда шактый тырышлык куярга туры килә. Ә бит авыл халкының күпчелеге шәхси хуҗалыктан алынган керем исәбенә яши һәм гаиләнең табышы да, иртәгесе көнгә ышаныч та терлек-туарның, кош-кортның сәламәтлегенә бәйле була.
- Махсус бина төзелгәннән соң мәшәкатьләр азайды, - ди мөдир. - Элек даруларны саклау мәсьәләсен дә үземә хәл итәргә туры килде. Аларны өйдә тоту бик уңайсыз. Хәзер исә бу турыда кайгырасы юк. Пунктта даруларны саклау өчен дә, ветеринария ярдәме күрсәтү өчен дә барлык шартлар тудырылган.
Иркен, якты бүлмәләрдә сыерларны ясалма орлыкландыру өчен урын, вак терлекләргә операцияләр ясау өчен өстәл, кирәкле инструментлар бар.
Биредә белгечләр һәм килгән кешеләргә уңайлы булсын дип кайгыртканнар (монда санитария узелы да бар). Пунктка газ, су, электр уты кертелгән.
Объектны ачу тантанасында район башлыгы Камил Нугаев авыл халкы өчен мондый пунктлар барлыкка килүенең әһәмиятен, алар ярдәмендә хәзер ветеринария хезмәтен күрсәтү мәсьәләләрен тизрәк һәм сыйфатлырак хәл итәргә мөмкин булуын билгеләп үтте. Республика программасы буенча мондый пунктларны Антоновка һәм Иске Рәҗәптә дә төзү күздә тотыла.
Мондый заманча пунктларның саны арта барган саен авыл җирендә ветеринария хезмәте күрсәтүнең сыйфаты да сизелерлек яхшырачак, дип билгеләп үтте район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Николай Столяров. Ул объектны ачуда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт әйтеп, Арутюн Багдасарян җитәкчелек иткән "Сувар Б" оешмасы төзүчеләренең тырышлыгын билгеләп үтте. Бураково авыл җирлеге башлыгы Рамил Мингалиев, авыл халкы да бу объект төзелешенә өлеш керткән һәр кешегә рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев