Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район Мәдәният йортында зур бәйрәм концерты булды: шәһәр халкы алдында беренче тапкыр иҗат отчеты белән район, шәһәр башкарма комитетлары, район Советы хезмәткәрләре, башка муниципаль хезмәт вәкилләре чыгыш ясады.
Владимир КОРНИЛОВ
Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Күпләр әлеге гадәти булмаган концертка керә алмады. Гадәти булмаган дим, чөнки бу көнне сәхнәгә без рәсми шартларда гына күрергә күнеккән кешеләр чыкты. Бу юлы исә алар тамашачылар хозурына матур җыр һәм бию яратучылар, башкалар белән бергә кояшлы яз җылысына чын күңелдән сөенүчеләр, ихластан көлә һәм бәйрәм шатлыгы өләшүчеләр буларак чыгып бастылар. Зал белән шыгрым тулы халык концертның кайбер үзенчәлекле якларын да күрми калмагандыр.
Иҗат отчеты В.Красногоров пьесасы буенча әзерләнгән спектакльдән бер өзек белән башланды. 18 гасырда барган вакыйгалар, аеруча яшь парларның тормышын чагылдырган күренешләр берәүне дә битараф калдырмады. Рольләрне Фәрхат Низамов, Елена Горячкина, Наталья Казакова, Евгений Купоросов, Алена Колчина, Евгений Демьянов башкарды.
Концертның икенче өлешендә Сергей Тюнев, Алсу Зиннурова, Алена һәм Ксения Колчиналар, Надежда Харитонова һәм Елена Подгорная башкаруында заманча эстрада җырлары яңгырады. Тамашачылар шулай ук Марина Хрусталева, Анастасия Фокеева, Татьяна Лаврентьева, Инна Фоменко, Ольга Камаева, Әхтәм Вәлиәхмәтов, Илһам Кузнецов, Сергей Шитов башкарган чегән һәм татар биюләрен дә көчле алкышларга күмделәр. Концертны алып баручылар Любовь Андронова белән Алексей Тюленевның осталыгы да игътибарны җәлеп итәрлек иде.
Соңыннан концертта катнашучыларның барысы бергә сәхнәгә чыгып җыр башкардылар. Шунысын әйтергә кирәк, алар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, финанс һәм җир-кадастр хезмәте белгечләре дә бар иде. Әлеге яз бәйрәмен тагын да ямьлерәк, истә калырлык итү өчен барысы бертигез дәрәҗәдә тырыштылар. Берләштерелгән хорда катнашкан район башлыгы Камил Нугаев барлык хатын-кызларны язның беренче бәйрәме белән котлады, аларга эшләрендә, тормышта уңышлар, исәнлек-саулык теләде. Концертны оештыручыларга һәм чыгыш ясаучыларга да рәхмәт әйтте.
Залдан чыкканда исә кадет мәктәп-интернат укучылары һәм аларның остазлары хатын-кызларга чәчәкләр бүләк иттеләр.
Автор фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев