Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөрләп үтте Сабан туе...

Узган шимбә көнне Рабига күле буенда хезмәт, мәдәният һәм спорт бәйрәмнәре арасыннан иң борынгысы - Сабан туе үтте. Традиция буенча, язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын бәйрәм итү, алдынгы авыл хезмәтчәннәрен котлау өчен кунаклар һәм дуслар бик күп җыелган иде.

Владимир Корнилов
Сабан туе - Татарстанның барлык шәһәр һәм авылларында гына түгел, башка төбәкләрдә, хәтта чит илдә дә көтеп алынган, зурлап билгеләп үтелә торган бәйрәм. Мәсәлән, Копенгаген шәһәрендә Сабан туен үткәргәннәр, тиздән аны Австралиядә дә билгеләп үтәргә җыеналар. Бу инде милли бәйрәмебезнең халык арасында киң таралганын күрсәтә.
Бәйрәмне оештыручылар аны истә калдырырлык итеп үткәрү өчен көчләрен кызганмаганнар. Һава торышы да моңа ярдәм итте: күк йөзе чалт аяз булса да, талгын искән җил җәйге челләне йомшартты. Халык бәйрәмчә бизәлгән мәйданга иртәдән үк җыела башлады. Һава шарлары, чәчәкләр, "Регата" балалар техник иҗаты станциясе ясаган җилкәнле яхта модельләре белән бизәлгән күл уртасында фонтан эшләп торды. Күлнең яшел ярларында спорт ярышлары өчен мәйданчыклар, балалар Сабантуе, төрле аттракционнар өчен урыннар ясап куйганнар.
Тантана билгеләнгән сәгатьтә, бәйрәмчә музыка аһәңнәре белән башланып китте. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да шактый килгән иде. ТР прокуроры, безнең якташыбыз Илдус Нәфыйков, ТР Югары суды Рәисе урынбасары Марат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, Спас якташлыгы президенты, "Ватаным Татарстан" газетасының бүлек мөдире Камил Сәгъдәтшин, Ульяновск шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасары Анатолий Крючков җитәкчелегендәге күрше өлкә делегациясен Спас халкы кайнар алкышлар белән сәламләде. Кадерле кунакларга татар, рус, чуаш милли костюмнарын кигән кызлар мул Спас җиренең нигъмәтләрен - традицион ипи-тоз белән чәк-чәк һәм квас авыз иттерделәр.
Аннары Сабантуйның барлыкка килү тарихы һәм традицияләре турында театрлаштырылган тамаша башланып китте. Безнең яшь талантларыбыз күрсәткән номерлар - халыклар арасындагы дуслыкны гәүдәләндергән биюләр, җырлар, инсценировкалар һәркемнең күңеленә хуш килерлек булды.
Мәйданга җыелган халык үзешчән артистларны кайнар алкышларга күмде. Бу бәйрәм элек-электән төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләрен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштергән. Бүген дә Сабан туе барыбыз өчен дә иң якын, көтеп алынган бәйрәм булып кала.
Традиция буенча, мәйданга язгы кыр эшләрендә зур уңышларга ирешкән кыр батырлары, бүгенге алдынгыларның лаеклы алмашы - тармак технологияләре техникумы студентлары, районның иң яхшы спортчылары, үзешчән сәнгать осталары һәм башка тармакларда эшләүче алдынгылар чакырылды.
Район башлыгы Камил Нугаев хөрмәт күрсәтеп, бәйрәмгә килергә вакыт тапканнары өчен кунакларга рәхмәт белдерде. Барлык якташларын ул язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануы белән котлады.
- Авыл хезмәтчәннәренә беркайчан да җиңел булмады, - дип билгеләп үтте ул. - Бүгенге көндә дә авырлыклар җитәрлек. Без язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыктык, тик үзегез күргәнчә, һава торышы үзенең төзәтүләрен кертә. Инде икенче ай бер тамчы яңгыр төшкәне юк, көннәр бик эссе тора... Шулай да кул кушырып утырырга ярамый, бу хәлдән чыгуның юлларын эзләргә кирәк. Бердәм тырышлык белән, без теләсә нинди максатларга ирешә алабыз...
Аннары сәхнәгә быелгы кыр батырлары - Планин хуҗалыгыннан Александр Субботкин, Мөхәммәтова хуҗалыгыннан Рафик Яруллин, Семушкина хуҗалыгыннан Александр Никифоров, "Болгар ВЗП" ААҖенннән Николай Алексеев, "Болгар Арыш" җәмгыятеннән Николай Жуков чакырылды.
Тамашачыларның кайнар алкышлары астында район башлыгы һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе аларга I дәрәҗә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырды һәм җиңүчеләрнең ал тасмасын бәйләде.
Сабантуй флагын күтәрү хокукы быел Семушкина хуҗалыгыннан Александр Никифоровка һәм тармак технологияләр техникумы студенты, быел язгы кыр эшләрендә катнашкан улы Владимирга бирелде.
Илдус Нәфыйков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын укып үтте һәм барлык халыкны үз исеменнән котлады.
Бәйрәмдә катнашучыларны шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев та сәламләде.
Бүләкләү һәм тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, Сабантуйның олы мәйданы Казан кунаклары - эстрада артистлары карамагына бирелде. Алар арасында Алсу Әбелханова, Динар Шәймәрданов, Раил Рамазанов, Разит Минһаҗев һәм Лилия бар иде. Үз программаларында алар татар һәм рус җырларын башкардылар, матур биюләр дә шактый булды. Боларның барысы тамашачыларның күңелен тагын да күтәреп җибәрде.
Сабантуй иртәдән үк гөрләп торды, дисәң һич ялгыш булмас. Бер читтәрәк балалар өчен оештырылган төрле аттракционнар эшләп торды, мәйданда спортның төрле төре буенча бәйгеләр башланды. Һәр елдагыча, быел да ат чабышларын карарга халык күп җыелган иде. Киеренке көрәштә Никольскидан Александр Борисов (Планин хуҗалыгы), Евгений Еремин (атның хуҗасы - Сергей Кобенячкин), "Алексеевскдорстрой" җәмгыятеннән Михаил Маслов җиңде. "Болгар Арыш" җәмгыятеннән Виктория Васильева белән Екатерина Рәхимова да призерлар рәтенә керде. Аларның барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Рабига күле тирәсендә оештырылган төрле уен-бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләрнең күп булуы бер дә гаҗәп түгел. Пневматик мылтыктан ату, шахмат, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, дартс, кашыкка йомырка куеп йөгерү, кул көрәше, аркан тартышу ярышлары, колга башындагы әтәчне алып төшү - болар барысы да бәйрәм программасына кертелгән иде. Теләге булган һәр кеше үзенең көчен дә сынап карады. Шулай да, халыкны аеруча татарча көрәш ярышлары күбрәк кызыксындырды. Башта мәйданга иң яшь көрәшчеләр чыкты. 40 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Болгардан Искәндәр Гәрәев, 50 килограммга кадәр авырлыкта Болгардан Данил Кузьмичев җиңде. 60 килограммлылар арасында Чәчәкледән Радик Хәйруллин өстен чыкты. 65 килограммга кадәр авырлык үлчәвендәге бәйге дә мавыктыргыч һәм шактый киеренке булды. Финалда келәмгә бертуган Ришат һәм Раил Сәгыйровлар чыкты. Шактый гына тарткалашканнан соң Ришат энесен аркасына салды һәм яшь көрәшчеләр арасында әле быел беренче тапкыр бирелгән төп приз - тәкәгә лаек булды. Бу матур традиция киләчәктә дә дәвам итәр һәм келәмгә тагын да күбрәк яшүсмерләрне тартыр, дип өметләнәсе килә. Шунысын да әйтергә кирәк, Ришат Сәгыйров 70 килограммга кадәрле көрәшчеләр арасында да җиңүче булып танылды. 80 килограммга кадәрле көрәшчеләр арасында Чәчәкле көрәшчеләренә тиңнәр табылмады. Беренче урынга исә хаклы рәвештә Илназ Минзин чыкты.
Финалда исә Сабантуйның абсолют батыры исемен алу өчен Чәчәкледән бертуган Илшат һәм Илнур Хөсәеновлар очрашты. Күп еллардан бирле бил бирмәүче Илшат бу юлы да энесеннән өстен чыкты. Элек-электән килүче гадәт буенча, аны башта күккә чөйделәр, аннары исә иңбашына зур тәкәне күтәреп салдылар. Башка көрәшчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
… Ел буе түземсезлек белән көтеп алган бәйрәм тиз уза шул. Сабантуйда халык туйганчы күңел ачты, иркенләп ял итте, киләчәк көннәргә җитәрлек көч туплады. Алда тагын да кызурак эшләр көтә - мал азыгы туплыйсы бар, аннан уракка да озак калмый. Сынатмыйсы, сер бирмисе, киләсе Сабантуйда горурланып сөйләрлек эшләребез булсын иде.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев