Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

гөрләп торыр Яңа урам

Приволжск поселогындагы бу урамга исем моннан бер ел элек үк бирелгән иде.

Былтыр, борынгы Болгарны яңарту буенча зур күләмле проектны тормышка ашыра башлагач, музей янәшәсендәге байтак йортларны сүтү турында карар чыгарылды. Шәһәрдә буш җирләр аз калганлыктан, күченүчеләргә торакны Приволжск поселогында төзү урынлы булачак, дигән фикергә килделәр. Булачак урамга Бөек Җиңүнең 65 еллыгы исеме бирелүе дә җирле халыкта зур хуплау тапты: урам исеме тантаналы рәвештә билгеләп үтелгән юбилей һәм халыкның фашист илбасарларына каршы сугышта күрсәткән батырлыгы турында искә төшереп торачак.
Төзүчеләр ("ПСК "Народный дом" һәм "Спасагрострой" җәмгыятьләре) беренче казыкны быелгы җәйдә каккан. Хәзерге вакытта яңа микрорайонда инде байтак нәрсәләр эшләнгән. "Народный дом" прорабы Леонид Захаровның әйтүенчә, эшләр график нигезендә алып барыла, материалларны вакытында китереп торалар. Салкыннар башланганчы стеналарны пенопласт җылыткычлы бетон блоклардан өяргә һәм тышкы яктан кирпеч белән тышларга кирәк. Шуннан соң төзүчеләр түбәне ябарга керешәчәк. Яз җитеп, көннәр җылыта башлау белән, эчке эшләргә керешәчәкләр. Ишегалды корылмалары да төзеләчәк. Төзүчеләр алдына киләсе елның җәенә кадәр торакны файдалануга тапшыру бурычы куелган. Бу җиңел булмаса да, үтәмәслек түгел. Тиешле техника белән тәэмин ителгән ике бригада (егермегә якын кеше) тапшырылган эшне зур җаваплылык белән башкара.
Шәһәрдәге башка объектларны төзүдә дә катнашкан Леонид Захаров район җитәкчелеге эш барышында килеп чыккан проблемаларны кичекмәстән хәл итеп, безгә зур булышлык күрсәтә, дип билгеләп үтә. Җирлек башлыгы Владимир Елистратов та төзелеш мәйданында еш булып, эшләрнең барышы белән даими кызыксынып тора.
Хәер, башкача мөмкин дә түгел, чөнки поселок үсә, яңара. "Бирегә күченеп яшәячәк кешеләргә уңайлыклары булган торак белән бергә җир участоклары да бүленеп биреләчәк, чөнки иске урында аларның җиләк-җимеш, яшелчә бакчалары бар иде,- ди ул. - Йортлар - бер фатирлы, аларга газ торбалары да сузылган. Су кертеләчәк, канализациясе дә булачак. Урам һәм йорт тирәләренә асфальт түшәләчәк. Мондый шартларда яшәүдән кем баш тартыр икән?"
Шунысын да әйтергә кирәк, яңа урамда төзелеш өчен күченеп килүчеләр исемлегенә кермәгән берничә гаилә дә җир алган. Димәк, бу урында яшәү аларны да кызыктыра. Генераль планда каралганча, киләчәктә бу тирәдә, юл аша гына, шактый гына торак йортлар төзү күздә тотыла.
Махсус социаль инфраструктура да булдырылачак. Поселок шәһәр җирлеге составына кертелгәннән соң, ул күп кенә күрсәткечләре буенча шәһәр дәрәҗәсенә якынлашачак. Тик менә планлаштырылган берләштерү генә кайбер сәбәпләр аркасында берничә елга кичектерелеп торачак…
Рәсемнәрдә: яңа урам төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев