Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ГРАФИКТАН КАЛЫШМЫЙЛАР

"Болгар Арыш" җәмгыяте механизаторлары ашлык уру техникасын вакытында хәзерләп кышкы саклауга куйды, чиратта -тракторлар, шулай ук терлек азыгы җыю һәм туфрак эшкәртү машиналары.

Агрофирманың техника паркы шактый зур, бу берләшмә механизаторлары җәйге чорда районның байтак хуҗалыкларында эшлиләр. Техниканы бер урынга, ягъни шәһәрдәге төп базага җыю гына беркадәр мәшәкатьләр китереп чыгара. Яңа хуҗалар элекке автотранспорт предприятиесе территориясендә техника ремонтлау һәм саклау өчен бөтен уңайлы шартларны да тудырган. Дөрес, биредә әлегә яңа һәм заманча техниканы гына саклауга куялар. Шунысын да әйтергә кирәк, предприятие территориясе зур булса да, кайчак техника куярга урын җитеп бетми.
Үз машиналарын ашлык уру комплексы механизаторлары вакытында кышкы саклауга куйган. Беренчеләрдән булып эшкә комбайнчылар керешкән. Аларга ярдәм итү һәм башка эшләрне башкару максаты белән махсус бригада төзелгән. Ямбактыдан Әнвәр Кәримов, Фәрит Хәйруллин һәм Фәнис Сөнәгатов, Әҗмәрдән Хәсият Сибгатуллин белән Фадеевкадан Алексей Кузьмин быелгы җәйдә Түбән Камадан ярдәмгә килгән комбайнчылар Сергей Овчаров һәм Александр Пермяков үз машиналары белән эшне бетергәч, техника кую урынын тәртипкә китергәннәр һәм хезмәттәшләренә булышырга да вакыт тапканнар.
Уртак тырышлык белән егерме биштән артык машина ("Дон", "Нива", "Енисей", "Тукан" комбайннары) кышкы саклауга куелган. Алар тузан һәм пычрактан чистартылган, юылган, буялган, резиналар акшар белән агартылган, фара, мигалка, чылбыр, каеш һәм аккумуляторлар салдырып алынган һәм склад мөдире Тамара Михайловага тапшырылган. Аның хуҗалыгында - тулы тәртип, биредә һәр механизатор өчен аерым урын билгеләнгән, көзен саклауга тапшырылган һәр нәрсәне механизаторлар язын шуннан алачак. Ургыч һәм ашлык җыю җайланмалары һәм 25әр тонна ашлык сыйдыручы ике бункер да чистартылып үз урыннарына куелган. Әлеге бункерларның файдасын күп күргән комбайнчылар. Ни өчен дигәндә, тулган ашлыкны басуда шуларга гына бушатканнар, машина көтеп торуның кирәге чыкмаган.
- Комбайннарга шактый мәйданнарда эш башкарырга туры килә, - ди ашлык уру комплексы җитәкчесе Эльбрус Әхмәтов. - Өстәвенә, быел уңыш да әйбәт чыкты. Техниканы бер басудан икенчесенә күчергәндә дә уннарча чакрым ара үтәргә туры килә. Димәк, көзен комбайннарның нинди хәлдә булуын күзаллавы читен түгел.
Биредә беркайчан да кыенлыклардан зарланмыйлар. Барлык машиналардагы җитешсезлекләр ачыкланган, аларны бетерү өчен чаралар билгеләнгән, запас частьләргә дә заказны алдан биреп куйганнар. Берничә машинага капиталь ремонт таләп ителә, калганнарын исә бераз карап һәм төзәтеп чыгарга гына кирәк булачак. Запас частьләр кайтуга ук механизаторлар җиң сызганып эшкә керешәчәк. Кыскасы, механизаторлар ел азагына кадәр төп эшләрне тәмамларга җыена. Язын исә әзер техниканы тагын бер кат карап чыгарга туры киләчәк. Агрофирма белгечләре һәм комбайнчылар үз алларына куелган бурычларның уңышлы үтәләчәгенә шикләнми.
Рәсемнәрдә: Э.Әхмәтов һәм Ф. Хәйруллин; Ә.Кәримов һәм Т.Михайлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев