Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Геройлар халык хәтерендә

Кичә шәһәрнең үзәк мәйданында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы митинг булды. Традиция буенча, бу көнне Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Изге Георгий Победоносец ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Авыр сынауларда Ватаныбызның азатлыгын саклаган батырларны хәтердә яңарталар. Район тарихында сизелерлек эз калдырган батырларның истәлеген олылау өчен хезмәт коллективлары вәкилләре,...

Кичә шәһәрнең үзәк мәйданында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы митинг булды.
Традиция буенча, бу көнне Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Изге Георгий Победоносец ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Авыр сынауларда Ватаныбызның азатлыгын саклаган батырларны хәтердә яңарталар. Район тарихында сизелерлек эз калдырган батырларның истәлеген олылау өчен хезмәт коллективлары вәкилләре, шәһәр мәктәпләре укучылары һәм укытучылары җыелды.
- Ватан азатлыгын яклап корбан булган каһарманнар турындагы истәлекне без кадерләп сакларга тиеш, - диде район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов. - Үсеп килүче буынны аларның үрнәгендә тәрбияләргә кирәк...
Җыелган халыкны шулай ук район хәрби комиссары Илһам Мидхәтов котлады.
Якташларыбыз, Советлар Союзы Геройлары Александр Беркутов, Павел Гурьянов, Петр Лихачев, Степан Спирьков, Григорий Машанин, тулы Дан орденнары кавалерлары Павел Карпов, Николай Зотов, Алексей Башкиров бюстларына һәм сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган обелискка веноклар һәм чәчәкләр куелды. Гордей Филипповның - Советлар Союзы Герое, Василий Филипповның - тулы Дан орденнары кавалеры булуы соңрак ачыкланды. Алар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев