Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Газетабызның якын дусты

Кичә матбугат хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Аны уртак бәйрәм дә дияргә була, чөнки җәмгыятебездә шактый зур роль уйнаучы газета - журналларны халык әле дә яратып укый. Матбугат көне алдыннан безнең район газетасы коллективы узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясый һәм күптәнге традиция буенча беренче редактор Андрей Бурумов исемендәге премия лауреатының исемен ачыклый.
Иң актив штаттан тыш авторларыбызны бүләкләүне күздә тоткан әлеге премия 1987 елда булдырылды. Шактый еллар эчендә премиягә бик күп ярдәмчеләребез - укытучылар һәм укучылар, хезмәт ветераннары һәм производствоның төрле тармакларында хезмәт куючы яшьләр лаек булды. Аларның барысын да бер нәрсә - ул да булса күңелдә туган уй - фикерләрне, хәтергә уелып калган истәлекләрне башкаларга җиткерү, үз сүзеңне өздереп әйтәсе килү теләге берләштерде һәм берләштерә.
Узган 2014 елның лауреаты исеменә хезмәт ветераны Сергей Пивоваров лаек булды.
- Безнең гаиләдә журналистика аерым бер урын биләп торды, - ди Сергей Михайлович. - Сугышка кадәр әти Биләрдәге район газетасы редакторы иде, апа КДУның журналистика кафедрасында доцент булып эшләде, аның улы - тележурналист, минем туганыма ГТРКда байтак еллар эшләргә туры килде. Минем беренче язмам "Новая жизнь"да 1961 елда басылып чыкты…
Ул вакытта газета редакторы Савелий Дмитриевич Козин булган, шул еллардан бирле Сергей Михайлович район газетасы белән даими элемтәдә тора.
Шунысын да әйтергә кирәк, ул узган гасырның алтмышынчы елларында җирле радио дикторы булган, редакциянең партия һәм профсоюз оешмасында торган. Әле дә Александр Щелкунов, Михаил Куклин, Борис Синяшин, Василий Наумов кебек журналистларны җылы хисләр белән искә ала. Алардан әлеге җаваплы һәм мәшәкатьле эш серләренә өйрәнгән ул.
Сергей Михайлович безнең газетага үз тормышында сизелерлек эз калдырган кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар турында яза. Соңгы язмасында, мәсәлән, газета укучыларны чирәм җирләрдә эшләве, Яр Чаллыда автомобиль заводы төзелешендә катнашуы, Бөек ватан сугышында катнашкан укытучылар турында сөйләгән иде. Бу язмаларның барысы да газета укучыларда зур кызыксыну уяткан.
Яңа лауреатка иҗат уңышлары телибез һәм аннан кызыклы язмалар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев