Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гаилә учагының җылысын саклап

Алтмыш елга якын бергә яшәү дәверендә алар тормышның бөтен авырлыгын күрәләр. Гомер буе Өчкүл авылында яшәгән Виктор Иванович белән Анна Ивановна Карпеевлар күптән инде лаеклы ялда, балалары үз тормышлары белән яши, хәзер алар икәү генә калганнар.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Алар икесе дә күп балалы гаиләдә туып үскәннәр. Анна унике яшьтә үк ятим кала. Аны әнисе ягыннан апасы үз гаиләсенә сыендыра. Өйдә үзенең дә ике баласы, карт әнисе була, ире сугышка китә. Әнә шулай өйдә хатын - кызлар гына кала.
Әнисен алыштырган апасын ул һәрвакыт олы рәхмәт хисләре белән искә ала. Ул аңа өйдә бөтен эшләрдә дә булыша. Ундүрт яшьтә аны складка үлчәүче итеп куялар. Бу бик җаваплы эш була һәм ул аны тырышып башкара, эшеннән ризасызлык белдерүче булмый. Аннары плугар булып эшли. Тракторга тагылган ике суканы һәрвакыт күзәтеп торырга кирәк, ычкынып калмасыннар. Эшкә иртүк торып чыкканлыктан, йокымсырап киткәнеңне сизми дә каласың. Ә бу бик куркыныч нәрсә, шунда ук сука астына эләгеп, имгәнүең бар. Үгез җигеп, су һәм ашлык ташырга да туры килә аңа. Авылда гына түгел, читкә чыккан вакытлары да аз булмый. Ә бит бу терлекне тыңлатуы яшь кызларга гына түгел, олыларга да авыр. Ләкин нишлисең, заманы шул, зарланып кемгә барасың... Сугыш чоры балаларына нужа арбасына бик иртә җигелергә туры килә.
Урманда утын кисүләр дә онытыла торган түгел,бигрәк тә кышкы салкыннарда авыр була. Ирләр фронтта булганлыктан, урман кисүдә күбесенчә хатын - кызлар, яшүсмерләр эшли. Ашау такы -токы, юеш киемнәр иртәнгә кадәр кибәргә дә өлгерми.
Аннан кайтуга язгы чәчүгә чыгар вакыт җитә. Капчыгын да күтәрә, ашлыгын да агулый, тормыш аларны бөтенесенә өйрәтә. Үз гомерендә авылда ул эшләмәгән эш калды микән?
Лаеклы ялга чыгар алдыннан аңа ветеринария белгече булып та эшәргә туры килә. Ул елларда фермада мең баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Төрле авыруларга каршы бик күп эш алып баралар. Хәтта төннәрен дә фермага килгән вакытлары аз булмый. Бергә эшләгән Петр Стрелов, Владимир Гаранин, Валентина Ашмарина олы йөрәкле, тырыш авылдашларын һәрвакыт олы хөрмәт белән искә алалар.
Виктор Иванович та кечкенәдән эшләп үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Куйбышев исемендәге Затонда ФЗУда укый. Дөрес, аны бетерә алмый, унсигез яше тулмаса да, армиягә алалар. Аннары сугыш башлана, аңа авыр фронт юлларын да үтәргә туры килә. Туган авылына кайтып, тыныч тормышта эшкә тотына.
Өйләнешкәч, яшьләр башта авылда яшиләр, аннары район үзәгенә күчәләр, ләкин ике елдан соң кире әйләнеп кайталар - туган авыл аларны үзенә тарта. Виктор Иванович пилорамга эшкә урнаша. Балта эшен яхшы белгәнлектән, беренче эш итеп йорт салырга тотына, гаилә ишәя башлый - балалары туа. Тырыша торгач, йорт-җирен дә, каралты-кураны да эшләп чыга. Тормыш булгач, барысы да кирәк, алар терлек-туар да асрыйлар. Виктор Иванович балта эшендә авылдашларына гына түгел, күрше авылларга барып та ярдәм итә. Ә үз йорты, яңа булмаса да, төзеклеге белән аерылып тора.
Сугыш һәм хезмәт ветераннарының икесенә дә ачлыгын да, ялангачлыгын да күп күрергә туры килә. Еллар үзенекен итә, яшь барган саен сәламәтлек тә какшый. Хәзер йортта, бакчада эшләү дә кыенлаша башлады. Әле алар соңгы вакытка кадәр кәҗә асрадылар, бакчада барысын да утырттылар.
Сугыш ветераны буларак, Виктор Ивановичка район үзәгеннән бөтен уңайлылыклары булган фатир бирделәр. Кыш көне алар шәһәргә килеп торалар, ә җәй җитүгә туган авылларына кайталар.
Җәй көне оныклары, инде хәзер аларның балалары да, әби белән бабай янына җыелалар, өй гөр килеп тора. Җәй буе күлдә балык тоталар, су коеналар.
Өлкән яшьтәге бу ветераннар хәзерге тормышның кадерен белеп яшиләр. Яшь буын без күргән авырлыкларны күрмәсеннәр, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев