Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эссе дип торып булмый…

Отрада авылындагы Любовь Спиридонова крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары әнә шундый принциптан чыгып, малларга кышлык печән хәзерли.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.
Гаҗәп, әмма шунысы факт: быел хуҗалык басуларында печән узган елгыга караганда да яхшырак үскән.
- Көзен туфракта дым күп булды, аннан соң май аенда да көннәрнең салкынча торуы үләннәрнең үсешенә әйбәт тәэсир итте, - ди хуҗалык идарәчесе Александр Спиридонов. - Өстәвенә, бездә шифалы яңгырлар да явып үтте…
Һава температурасы, аеруча төштән соң, трактор кабинасында 40 градустан артып китүгә карамастан, механизаторларның кәефе ярыйсы гына. Печәнгә әле шушы көннәрдә генә төшсәләр дә, 150 тоннадан артык мал азыгы тупларга өлгергәннәр.
Печәнне Сергей Горелышев белән Александр Дворников чабалар. Тәҗрибәле, эш җаен белә торган механизаторлар алар. Шуңа күрә дә, басулардагы хезмәтнең күбрәк өлеше нәкъ менә алар җилкәсенә төшә. Бер басудагы үләннәрне чабып бетерү белән, Александр Геннадьевич үзенең МТЗ тракторына тырма тагып, печәнне теземнәргә җыйдыра, Сергей Владимирович исә аның артыннан ук диярлек пресслап бара. Механизаторлар техникадан нәтиҗәле файдаланалар, һәрвакыттагыча югары күрсәткечләргә ирешәләр.
- Эш барса, күңел тыныч, - диләр алар. - Кичке сәгать 10нарга кадәр басуда булабыз - вакыты шундый… Сүз дә юк, эссе хәлне ала. Әмма гел эссе, дип тә торып булмый. Табигать бер безне генә сынамый…
Терлек азыгы хәзерләүчеләр алдына үләннәрне 300 гектардан җыеп алу бурычы куелган. Бу гына хәлдән килмәслек эш түгел. Техника әйбәт, ватылып йөдәтми. Көпчәкле МТЗ тракторы, пресс-җыйгыч һәм КУН-10 төягечен яңарак кына сатып алганнар. Төргәктәге печәнне исә Игорь Фирсов төяп тора, Александр Балыкин «КамАЗ» машинасы белән саклау урынына ташый.
Хуҗалыкта механизаторлар хезмәтенә тиешенчә түләү дә әһәмияткә ия. Аларга, мәсәлән, хезмәт хакы исәбенә 15әр төргәк печән бирелгән. Малны күп асраучыларга эшләр тулысынча тәмамлангач, тагын бирелергә тиеш. Печән өчен хезмәт хакыннан акчаны берьюлы түгел, ә аз-азлап тотып калачаклар. Механизаторларның хезмәт хакы да шактый югары. Кыскасы, никадәр тырышсалар, әҗере дә шулкадәр югары була.
Хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, узган кышта мал азыгына кытлык сизелмәгән. Әле 50 тонналап печән һәм байтак салам да калган. Алда нинди кыш киләсен белеп булмый, булган әйбер, кем әйтмешли, беркайчан ашарга сорамас.
Рәсемнәрдә: Сергей Горелышев белән Александр Спиридонов печән уңышыннан канәгать; Александр Дворников үзе эшләгән агрегат янында.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев