Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Елның иң яхшы укытучысы

Өченче көн "Ел укытучысы-2012" конкурсында җиңеп чыгучының исеме билгеле булды. Бу юлы иң яхшы укытучы дип кадет интернат-мәктәбенең география укытучысы Татьяна Ибраһимова табылды.

Лидия Кострулёва.
"НЖ".
Егерме беренче тапкыр үткәрелә торган бу конкурста быел район мәктәпләреннән тугыз иң яхшы укытучы катнашты. Бер яктан, конкурс укытучыга олы ышаныч күрсәтә һәм һөнәри яктан үсүгә ярдәм итә, бәйгедә катнашу укытучы өчен файдалы булса, икенче яктан - бу зур җаваплылык һәм күп көч таләп итә. Бәлки шуңа күрәдер, укытучыдан үзенең һөнәри осталыгын, белемен, артистлык сәләтен, тапкырлык һәмбашка сыйфатларын күрсәтергә кирәк булган конкурста катнашырга атлыгып торучылар күп түгел.
Шулай да ел саен конкурста катнашырга теләүчеләр табылып тора. Конкурс шартлары таләп иткәнчә, читтән торып үткәрелгән беренче этапта укытучы үзенең һөнәри ачышлары һәм уңышлары турында материал хәзерләп, аны мәктәпнең Интернет сайтында урнаштыра. Ә аннары ачык дәресләр һәм класстан тыш чаралар үткәреп, очколар җыя. Быел конкурс башланырга унбиш минут калгач кына аның әңгәмә рәвешендә үткәреләчәге билгеле булды. Бу бераз көтелмәгәнрәк булса да, конкурсантлар каушап калмадылар.
Чит мәктәптә, таныш булмаган класста дәрес үткәрү һәр укытучы өчен зур сынау булса да, укытучыларның күпчелеге бу сынауны да уңышлы башкарып чыктылар. Нәкъ бу бәйгеләрдә төп очколар җыелды һәм шуның белән кемнең финалга чыгуы ачыкланды. Җиңүчедән тыш, финалда шәһәрнең 1нче мәктәбеннән, Никольск, Иске Рәҗәп һәм Бураково мәктәпләреннән Наталья Кузнецова, Татьяна Петрова, Чулпан Сәмигуллина һәм Ольга Сафина катнашты. Хәлиткеч этапта нәкъ алар мастер-класслар үткәрделәр.
Бу юлы дәресләр төрле фәннәр буенча үткәрелгәнлектән, бер төрлелек һәм кабатланулар булмады. Мәсәлән, Наталья Владимировна Кузнецова рәсем дәресләре алып барды, шуңа күрә аның мастер-классында сүз төсләр, аларның безнең тормышта уйнаган роле турында барды. Математика укытучысы Татьяна Владимировна Петрова мастер-класс үткәрү өчен "Турыпочмаклы параллелепипед" темасын сайлаган. Татьяна Сергеевна Ибраһимова сүзне Африка табигате һәм биредәге кабиләләрдәге мөнәсәбәтләр турында алып барды, ә Чулпан Фирдәвес кызы Сәмигуллина «укучылары»ның инглиз телендәге аралашуын камилләштерде. Ольга Владимировна Сафина үзенең мастер-классын алкушымчаларның (приставка) дөрес язылуына багышлады.
Тулаем алганда, дәресләрнең барысы да мавыктыргыч һәм файдалы булды, конкурста катнашучылар үзләренең биремнәрен рольләр башкару, проблемалы хәлләр тудыру, мультимедиа чараларын, җирле материалларны куллану белән җанландырырга тырыштылар. Һәрберсе "укучылар" ролен башкарган конкурсантларга практик бирем тәкъдим итте һәм моны күзәтеп тору бик кызыклы булды.
Ә визит карточкасы баллар белән бәяләнмәсә дә, һәр финалчының чыгышын тулыландырырга ярдәм итә. Монда мәзәкләргә дә, җырларга да, биюләргә дә, шактый үзенчәлекле башкарылган күренешләргә дә урын табылды. Барлык финалчылар үз номинацияләрендә "Ел укытучысы-2012" район конкурсында җиңүче булдылар һәм дипломнар, призлар, чәчәкләр белән бүләк-ләнделәр. Ә киләсе этапта көрәшне дәвам итәчәк Татьяна Сергеевнага мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин 10000 сумга сертификат тапшырды.
Шулай итеп, күпләрдә зур кызыксыну уятучы тагын бер "Ел укытучысы" конкурсы тәмамланды. Ә укытучылар үзләренең авыр һәм мәшәкатьле көндәлек эшләрен дәвам итәләр.
Рәсемнәрдә: конкурста финалга чыгучылар (сулдан унга) О. Сафина, Н. Кузнецова, Т. Петрова, Ч. Сәмигуллина; искерәҗәплеләрнең визит карточкасы мизгелләре.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс

2
X