Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Елгада балык артсын!

Шушы көннәрдә "Средневолжрыбвод" федераль дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре табигый сулыкларда балык үрчетү буенча дәүләт программасы кысаларында безнең район территориясендәге Идел елгасына ике яшьлек сазан балыклары җибәрделәр. 11 мең балыкны безгә Самара питомнигыннан куб ярымлы дүрт савыт белән алып килгәннәр.

Белгечләр сүзенә караганда, районның балыкчылык тарихында мондый вакыйганың әлегә булганы юк. "Средневолжрыбвод"ның Татарстан буенча федераль учреждениесе ихтиологлары Владимир Храменков һәм Рөстәм Сафиуллин белән берлектә балыкны Изге чишмә ("Святой ключ") тирәсендәге суга җибәргәннәр. Савытларга сузылган махсус жулаблардан балык Идел киңлекләренә тиз төшеп таралган. Самарадан безгә кадәр ара шактый ерак. Машина компрессорлары савытка саф һаваны даими өрдереп торса да, озын юл балыкларны интектерми калмагандыр.
- Безнең акваториядә сазан үрчетү өчен шартлар әйбәт, - ди Владимир Храменков. - Артык тирән булмаган һәм ярыйсы гына җылы торучы участокларда, камышлы урыннарда балыкка уылдык чәчү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Бу тирәдә су тирәнлеге кимеми диярлек, шуңа күрә соңгы елларда сазан язын сизелерлек үрчеде, ике еллык сазаннарны җибәргәч, балык тагын да артырга тиеш.
Белгечләр фикеренчә, Иделгә тагын толстолобик һәм ак амур җибәрсәң тагын да яхшырак булыр иде. Мондый балыкларга туклану өчен су астында төрле үсемлекләр җитәрлек. Тик менә шул ук толстолобик яки ак амурны махсус питомникта үстерү өчен шактый чыгымнар таләп ителә. Мәсәлән, авырлыгы 180 граммга җиткән сазанның үзкыйммәте 160 сум тәшкил итә. Димәк, балык запасларын тулыландыру өчен күпме акча сарыф ителәчәген күзаллау читен түгел.
Рәсемдә: сазан балыкларын суга төшерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев