Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Элеккеге традицияләргә тугрылык

Ватан Батырлары көне алдыннан, быел кадет мәктәбе бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләр, иптәшләре, әти-әниләре, укытучылар, район җитәкчелеге һәм күп санлы кунаклар алдында Россия кадетлары традициясенә тугры булулары турында ант иттеләр. Тантана буласы көнне алар янына кунаклар күп килде, биредә район җитәкчлеге һәм хәрби комиссариат, җәмәгать оешмасы вәкилләре дә бар иде....

Ватан Батырлары көне алдыннан, быел кадет мәктәбе бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләр, иптәшләре, әти-әниләре, укытучылар, район җитәкчелеге һәм күп санлы кунаклар алдында Россия кадетлары традициясенә тугры булулары турында ант иттеләр.
Тантана буласы көнне алар янына кунаклар күп килде, биредә район җитәкчлеге һәм хәрби комиссариат, җәмәгать оешмасы вәкилләре дә бар иде. Бу традицион чара һәрвакыт дулкынландыргыч вакыйга, бигрәк тә ант итүчеләр өчен. Быел алар 29 укучы.
Күптән килгән гадәт буенча, укучылар тигез сафларга тезелеп бастылар. Аннары байрак алып чыктылар һәм мәктәп директорына рапорт бирделәр. Менә дулкынландыргыч минутлар җитте - һәр укучы ант сүзләрен кабатлады һәм шуннан соң кадетлар гаиләсенең тулы хокуклы кешеләре булдылар.
Кадет мәктәп-интернат директоры Евгений Марянин, район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин аларга иң яхшы теләкләрен җиткерделәр һәм барлык уй-хыялларының тормышка ашуын теләделәр.
Дин вәкилләре исеменнән район имамы Фәрһат хәзрәт, Сергий атакай, ата-аналар исеменнән Роза Сәгыйровалар котлады.
Чыгыш ясаучылар Ватан сагында тору, аның чикләрен һәм мәнфәгатьләрен саклау аеруча җаваплы һәм мактаулы эш булуын әйттеләр. Киләчәктә алар нинди һөнәр сайлар һәм кем булырлар - бу артык мөһим түгел. Иң мөһиме - алар Ватаныбызның лаеклы уллары булырга тиеш.
Владимир Корнилов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев