Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Данила Вихлянскийга каршы тора алмадылар

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкинның шәкерте Данила Вихлянский самбо буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә уздырылган бәйгедә катнашып, инде шактый танылырга өлгергән көндәшләрен дә бирелергә мәҗбүр итте. Идел буе округы чемпионы исеменә лаек булып, спорт мастерлыгына кандидат исемен тулысынча аклады.

Олег ПАХОМОВ
1998-1999 елларда туган яшь самбочылар Чабаксарга җыелып иң көчле спортчыларны ачыкладылар. Бу юлы да 55 килограммга кадәрле үлчәү авырлыгында чыгыш ясаучылар аеруча күп булды. Хәлиткеч очрашуга кадәр, финалчыларга җидешәр бәйге уздырырга туры килде. Ярышларның бер көндә үтүен исәпкә алганда, спортчыларга никадәр көч сарыф итәргә туры килүен күзаллау читен түгел. Бу юлы Данилага чын-чынлап бәхет елмайды, дияргә була.
Бәйгедә тиз генә бил бирмәячәге безнең шәһәрдәге "Олимп" спорт мәктәбе базасында үткән республика беренчелегенә ярышлар барышында ук билгеле иде инде. Ул чакта ук спортчының физик һәм психологик яктан шактый ныгуы ачык күренде. Шуңа күрә аның республика бәйгесендә өстен чыгуы гаҗәп тә түгел. Спорт мастерлыгына кандидат, Идел буе округы призеры, Чистайдан килгән Руслан Халиев та Данилага каршы тора алмады. Руслан да Чабаксардагы ярышларга килгән, әмма беренче очрашу барышында ук оттырган. Татарстан беренчелегендә җиңгән Данила исә Чабаксарга бары тик призлы урын алу өчен генә барган. Дөрес, максатына ирешү өчен аңа күп тырышырга туры килгән.
Тренерының сүзләренә караганда, Даниланың Чабаксардагы җиңүен үзенә күрә бер сенсациягә тиңләргә мөмкин. Келәмдә аеруча Перьмнан килгән Данила Швай (10:0), Саратов спортчысы Владислав Бухтин (моңарчы Данила аңа Кирово-Чепецкидагы авыл уеннарында җиңдергән булган) белән очрашуларны әйтеп үтәргә кирәк. Даниланы аеруча бишенче әйләнештә авыр көрәш көткән икән. Бу юлы аңа Саратовтан килгән Россия чемпионы, спорт мастерлыгына кандидат Владимир Лабазов туры килде. Баштарак 0:2 исәбенә оттырса да, бераздан Данила инициативаны үз кулына ала һәм исәпне тигезләп кенә калмый, ә көндәшен бирелергә дә мәҗбүр итә. Ярымфиналда безнең спортчы шулай ук Саратов вәкиле Артем Товмасян белән очраша һәм аны да җиңә. Беренче урын өчен көрәштә дә Данила Ульяновск спортчысы Александр Крупининны 6:2 исәбе белән ышанычлы җиңүгә ирешә.
Данила Идел буе округы чемпионы булып танылудан тыш, Татарстан яшүсмерләре арасында бердәнбер призер да иде әле. Республикабыз кызлары да сынатмады: алтын, көмеш һәм бронза медальләр алып кайттылар.
Данила Вихлянскийны алда яңа ярышлар көтә. Ул май аенда Санкт-Петербург шәһәрендә узачак халыкара "Җиңү" турнирында катнашачак, июнь аенда исә аны Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә үтәчәк Россия беренчелеге бәйгесе көтә. Спортчыга киләчәктә дә гел уңышлар гына юлдаш булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев