Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өчкүлдә – фольклор бәйрәме

Узган якшәмбедә Өчкүлдә төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләрен берләштергән фольклор фестивале булды. Бу чара районда әле беренче тапкыр гына үткәрелде.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Иван Купала - элек-электән җәйнең иң ямьле вакытына туры китереп уздырыла торган бәйрәм булып санала. Аны борынгы гадәтләргә туры китереп табигать кочагында, күл һәм елга буйларында зурлап оештыралар. Өчкүлдәге Чиста күл тирәсенә иртәдән үк районның байтак авылларыннан үзешчән артистлар килә башлады.

Тамашачыларны иртәдән үк җылы кояш нурлары иркәләде. Бәйрәмгә килгән кунакларны авыл халкы ачык йөз белән каршылады. Мәдәният йорты директоры Елена Лифантьева театраллаштырылган тамаша әзерләгән. Наталья Ашмарина, Татьяна Стрелкова, Елена Кузнецова һәм Наталья Григорьева бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр тамашачыларны сөендереп төрле уеннарда, җыр һәм бию бәйгесендә катнашырга чакырып тордылар.

Фестивальгә районның байтак авылларыннан үзешчән артистларның килүен дә әйтергә кирәк. Һәркайсының чыгышлары истә калырлык булды. Виктория Стрижеваны иң яшь җырчы буларак хөрмәтләсәләр, Никольскидан килгән Александра Зайцеваны олы яшьтәгеләр арасында көчле алкышларга күмделәр. Ирина Страхова, Надежда Малафеева, Татьяна Аристова, Динә Габидуллина җырларын да яратып тыңладылар. Тамашачылар республиканың Лаеш районындагы Никольский авылында уздырылылучы "Каравон" фольклор бәйрәме дипломантларын, Кузнечиханың "Сударушка", чуашларның "Сеспель" ансамбльләрен, Аграмакның "Задоринки" төркеме, казаклар хоры, Изге Авраамий чиркәвенең "Радуйся" ансамбле чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Светлана һәм Наталья Каргиналар, Артем Черкасов һәм Варвара Лисюк дуэтлары, "Волжские зори" триосы башкарган җырлар һәркем күңелендә тирән тәэсирләр калдырды.

Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Камил Нугаев кайнар котлады. Ул бу фестивальнең район территориясендә яшәүче халыклар тормышында әһәмиятле роль уйнавын ассызыклап үтте. Мондый чаралар үзешчән сәнгатьне үстерүгә дә ярдәм итә, дип өстәде ул.

Балалар өчен уеннар, аттракцион һәм конкурслар оештырылды. Мәсәлән, алар чәчәкләрдән такыялар үреп Чиста күле суына салдылар, зурлар һәм балалар рәхәтләнеп су коендылар. Бу көнне төрле сувенирлар белән дә сату иттеләр.

Әлбәттә инде, бәйрәмгә килүчеләрнең барысы да фестивальне оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтләрен әйттеләр.

- Бәйрәм бик ошады. Күл буендагы матурлыкны сүз белән генә аңлатып булмый. Бәйрәмнең программасын эчтәлекле итеп төзегәннәр, авыл халкы безне ачык йөз белән каршылады, - ди Болгардан оныгы белән килгән Лилия Вафина. - Рәхәтләнеп ял иттек, моннан китәсе дә килми…

- Фестивальдә чыгыш ясаган балалар өчен аеруча нык сөендем. Халык күп килгән, барысы да матур итеп киенгән, күңелләре күтәренке. Без, ветераннар, аеруча үзешчән артистлар чыгышын түземсезлек белән көтеп алабыз. Казаклар хоры чыгышын әле беренче генә күрүем. Мондый фестивальләр киләчәктә дә уздырылсын иде, - дип фикерләре белән уртаклашты Нина Гришечкина.

Көтеп алынган бәйрәмнәр тиз уза, ләкин ул авыл кешеләрен тагын да тырышыбрак эшләргә рухландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined бәйрәм халык Өчкүл