Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өчкүл белән Үрнәк арасында юллар яхшырачак

Хәзерге вакытта "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте коллективы Өчкүл белән Үрнәк авылы арасын тоташтыручы юлга реконструкция үткәрә. Бу эшләр "Авылларны тоташтыру" дигән федераль максатчан программа буенча алып барыла.

Юлның озынлыгы биш километрга якын, киңлеге - 4,5 метр. Юл төзүчеләр җирне тигезләгәннән соң, ком-гравий катнашмасы җәяләр, тигезлекне саклау өчен георәшәткә салалар, аннары вак таш белән тигезлиләр. Соңыннан гына асфальт-бетон җәелә.

Ә юл кырыйларына туфрак ташып, вак таш белән ныгытачаклар, автопавильон янында борылыш мәйданы ясыйлар. Әлбәттә, тиешле урыннарда юл билгеләре, сигнал баганалары урнаштырылачак. Сигез урында борылышлар эшләү планлаштырыла, шулай ук ике урында тимер-бетон су торбалары салыначак. Авыл эчендәге юлга да, мәчеткә кадәр үк, асфальт җәеләчәк һәм шушында ук борылыш ясап, транспорт көтү урыны эшләргә уйлыйлар.

Төзек, яхшы юллар авыл халкы өчен уңай булачак. Елның теләсә-кайсы вакытында кеше теләгән җиргә чыгып китә ала.

Хәзер юл төзүчеләр ике сменада эшлиләр. Юл салуда биш юл-төзелеш техникасы һәм автоүзбушаткыч машиналар катнаша. Алексей Макаров яшь булса да, тәҗрибәле шоферларның берсе һәм ул байтактан машиналарның берсендә эшли. Юлларны автогрейдерда үз эшен яхшы белгән Рәмис Хисамов тигезләп бара.

Биредә бөтен кешегә дә эш җитәрлек. Георәшәткәне, мәсәлән, төп эштән буш вакытларда машина йөртүчеләр Владимир Юданов, Илнар Вәлиуллин, мастер Вадим Крашенинников салып бара. Юл төзүчеләр коллективта хөрмәт казанган, үз эшләрен яхшы белгән кешеләр. Алар тырышлыгы белән Татар Такталы һәм Йолдыз поселокларына да яхшы юллар эшләнде.

Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: реконструкция юллар “Алексеевскдорстрой”