Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Чиста су” программасы – суга кытлык бетә

"Газсантехсервис" оешмасы эшчеләре шәһәр суүткәргеченең тагын бер боҗрасын ясауны төгәлләделәр. Бүгенге көндә алар Абдулла Алиш урамындагы линияне монтажлыйлар, киләчәктә - Рабочий урамында яңа суүткәргеч төзүне планлаштыралар. Бу максаттан акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Лихачёв урамыннан башлап, шәһәр кырыена кадәрге микрорайонда яшәүчеләр озак еллардан бирле җәен суга кытлык кичерделәр. Ә бит шактый гаиләләр бакчаларында кышка җитәрлек яшелчә, җиләк - җимеш үстерә-ләр, ә аларны су сипмичә үстереп булмый. Ниһаять, бу проблема тиздән хәл ителергә тиеш.
Лихачёв урамыннан Калинин, Крайний, Матросов, Светлый һәм Вертынская урамнарындагы суүткәргечкә су яңа станциядән килә. "Чиста су" республика программасын тормышка ашыру кысаларында бу суүткәргечне, шулай ук Приволжск посёлогы янында күчеп килүчеләр һәм күп балалы гаиләләр өчен төзеләчәк яңа йортларны тәэмин итүче тагын бер суүткәргечне проектлау һәм төзү өчен 10 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Приволжск янындагы су торбаларын читтән килгән оешма эшләп тә куйган.
Бу эшләрнең подрядчысы - республика газлаштыру фонды. Заказны башкаруга безнең тәҗрибәле эшчеләре һәм тиешле техникасы булган "Газсантехсервис" оешмасы да җәлеп ителде. Владимир Ланкин бригадасы ике ай эчендә инде эшләрнең күбесен башкарып чыккан.
Сентябрь ахырына кадәр линияләрне ясап бетереп, проектта күрсәтелгән 118 кое һәм 12 гидрантны эшләргә кирәк. Димәк, алда шактый эшләр бар.
Шулай да экскаваторчы Александр Курицын, механизатор Ринат Хәмидуллин, эретеп ябыштыручылар Владимир Зотов белән Равил Солтанов, слесарьлар Михаил Горшунов, Олег Петрунин һәм Геннадий Алексеев сынатмаслар. Быел алар авыл су башнясыннан линия сузып, Приволжскига күчеп килүчеләр өчен төзелгән 14 яңа йортны су белән тәэмин иттеләр.
- Бу эшне дә вакытында башкарып чыгарга кирәк, - ди Владимир Иванович. - Билгеле, метр саен диярлек очраган элемтә, газ һәм су линияләре булмаса, эш бермә-бер тизрәк барыр иде, аларга берничек тә зыян китерергә ярамый. Кое өчен боҗралар табуы кыен.
Республикада төзелеш тулы көч белән барганлыктан, аларны башка төбәктән сатып алырга туры килә. Шулай да бу эшне тоткарламаска тиеш.
"Чиста су" махсус программасын тормышка ашыру безнең районда киләчәктә дә дәвам итәр дип, ышанасы килә.
Рәсемнәрдә: А. Курицын; Г. Алексеев и В. Зотов; Р. Солтанов һәм О. Петрунин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X