Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чәчү югары темплар белән бара

Шәхси эшмәкәр Андрей Синицин хуҗалыгы механизаторлары туңга сөрелгән җирне тырмалауны төгәлләделәр.

Алексей Талалаев үзенең карамагындагы Т-4 тракторы, Александр Тужилкин ДТ-75 тракторы һәм К-700 белән Андрей Акулин 500 гектар мәйданда туфрак хәзерләүне кыска вакыт эчендә, оешкан төстә башкарып чыктылар.
Бу көннәрдә солы чәчүгә керештеләр. Бу культураны хуҗалыкта быел беренче тапкыр гына үстерүләрен дә билгеләп үтәргә кирәк. Мөгезле эре терлекләрнең саны сизелерлек артканга күрә, хуҗалыкта солы чәчәргә булганнар, чөнки терлекләр рационында солы бик мөһим роль уйный. Бу максаттан махсус "Аллюр" сортлы элиталы чәчүлек орлыгы сатып алынган, чөнки аның сыйфатлы булуы - киләчәктә югары уңыш алуның гарантиясе. Солыны 80 гектарда чәчәргә җыеналар.
Аннары 200 гектар мәйданда арпа чәчүгә керешәчәкләр. Моннан тыш, 150 гектар җиргә - бодай, 60 гектарга - үлән катнашмасы, 100 гектарга кукуруз чәчү күздә тотыла. Хуҗалыкта барлык эшләрне дә оптималь срокларда башкарып чыгарга җыеналар. Орлыкны җиргә иңдергәндә барлык агротехника чараларын тиешенчә үтәүгә аерым игътибар бирелә.
Игенчеләрнең сүзләре буенча, 100 гектар биләгән уҗымнар уңышлы кышлаган. Шулай итеп, быел аларны яңадан чәчәргә туры килмәячәк.
Иң җаваплы участокларда эшләүче Сергей Фролов - зур тәҗрибәгә ия булган механизатор. Ул техника белән оста идарә итә, ә аның карамагында булган МТЗ-82 тракторын вакытында төзәтеп һәм карап торганга күрә, туктаусыз диярлек эшли. Сергей үзенә тапшырган теләсә нинди эшне җиренә җиткереп башкара. Чәчүгә керешкәнче, ул, мәсәлән, күчмә эретеп ябыштыру агрегаты белән техникага хезмәт күрсәткән.
Чәчүлек орлык ташый торган КамАЗ шофёры Валерий Николаев та бик тырышып эшли. Бүгенге көндә кыр эшчәннәренең бөтен тырышлыгы чәчү кампаниясен югары темплар белән һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгуга юнәлдерелгән, чөнки бу югары уңыш алуның гарантиясе булып тора.
Рәсемнәрдә: (сулдан уңга) А. Талалаев, А. Тужилкин һәм А. Синицин; А. Акулин; С. Фролов.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК