Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Быел бигрәк тә күңелле үтте

30 августта Болгар шәһәрендә Республика һәм Шәһәр көне тантаналы билгеләп үтелде.

Владимир Корнилов

Күптән килгән күркәм гадәт буенча, бу Базар мәйданында ярминкәдән башланып китте. Теләге булган кеше монда ашлыгын да, саламын да, печәнен дә, балын да һәм башкаларны сайлап алды. Мәдәният йортлары һәм клуб үзешчәннәре бәйрәмгә үзенчәлекле төс өстәп, ярминкәгә чакырып тордылар.

Төштән соң, көн ачылып китте һәм җылы кояш чыкты. Шәһәрнең үзәк мәйданында халык игътибарына төрле күргәзмәләр тәкъдим ителде, балалар бакчасы нәниләре концерт куйды,төрле уеннар, аттракционнар, конкурслар үткәрелде.

Район Мәдәният йортының иркен залында район башлыгы Камил Нугаев иң яхшы гаиләләр белән очрашты. Бу бәйрәмдә шәһәрдән Кадыйровлар, Базыйровлар, Илюшиннар, Исаевлар, Мөхәммәтшиннар, Иске Рәҗәп авылыннан Хәмидуллиннар, Кураловодан Савиновлар, Чәчәкле авылыннан Галиевлар гаиләсе катнашты. Һәр гаилә тарихы үзенчә кызыклы, аларның һәрберсе район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән, ә кайберәүләр өчен бигрәк тә истәлекле булуы белән хәтердә калачак. Бәйрәмнең рәсми өлеше үзәк мәйданда шушы гаиләләрне котлау һәм бүләкләү белән башланып китте. Халыкның көчле алкышлары астында һәр пар сәхнәгә күтәрелде, аларга рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Аннары район башлыгы Камил Нугаев һәм "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Генераль директоры Фоат Вәлиев бәйрәмгә җыелган халыкны Республика көне һәм Шәһәр көне белән җылы котладылар, соңгы елларда республикабыз һәм шәһәребез ирешкән уңышлар турында сөйләделәр.

Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев ел саен шәһәр башкарма комитеты үткәргән конкурсларда җиңеп чыгучыларга бүләкләр тапшырды. Быел җиңүчеләр арасында Вера һәм Виктор Мешковлар ("Иң яхшы йорт"), Пенсия фонды идарәсе коллективы, санаторий мәктәп-интернат ("Иң яхшы территория") коллективлары бар. Быел беренче тапкыр иң матур күпфатирлы йорт территорияләре өчен дә приз тапшырылды. Бу бүләккә Горький урамындагы 22 йорт лаек булды.

Шулай ук шәһәрнең иң олы яшьтәге кешесен дә зурладылар: Анна Ивановна Васильева үзе килә алмаса да, бүләкне оныгына тапшырдылар, быел алтын туйларын билгеләп үткән Абросимовлар, яңа парлар Наталья һәм Артем Ивановлар, өченче балаларын алып кайткан Наталья һәм Алексей Калисановлар да бүләксез калмады.

"Бакча, урман хәзинәләре" конкурсында оешмалар арасында Пенсия фонды идарәсе, "Колосок" балалар бакчасы билгеләп үтелде.

Фотоконкурста Чәчәкле мәктәбе коллективына һәм Ксения Афоньшинага беренче урын бирелде.

Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов иң яхшы спортчыларны, ярышта җиңүчеләрне котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Аннары сәхнәгә Казан артистлары чыкты. "Нова Рома" чегән коллективы концерты бигрәк тә истә кала торган булды. Аннары сәхнәдә "Хитобои" яшьләр группасы чыгышы башланды.

Кичке караңгылык төшкәч тә халык таралырга ашыкмады. Яшьләр дискотекасы, төрле төстәге бәйрәм фейрверкы белән мәйдан гөр килеп торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тантана Болгар шәһәре Республика һәм Шәһәр көне бәйрәм