Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Бу юлдан тайпылмабыз…»

Инде хәбәр ителгәнчә, Татарстан Республикасына эш визиты барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында булып китте. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Спас муниципаль район Советы башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

Владимир Корнилов.
"НЖ".
Мондый югары кунакларның Болгар җирендә күптән булганы юк иде. Исегезгә төшерәбез, 1768 елда безнең төбәкләрдә патша Екатерина II, ә аңа кадәр, 1722 елда, Идел ярына Пётр I аяк баскан булган. Соңрак Пётр I монда булган һәйкәлләрне саклау турында Указ чыгара. Бу юлы да Президент белән очрашуны кешеләр дулкынланып көттеләр.
Болгарга килгәч, дәүләт җитәкчесе "Милли мирас: борынгы Болгар һәм Свияжски утрау-шәһәре" проектын тормышка ашыруның барышы белән танышты. Вертолёт мәйданчыгыннан ук дәүләт кортежы Идел Болгарының Ислам динен кабул итү хөрмәтенә салынган Истәлек билгесе бинасы янына юнәлде. Монда Россия Президентына Гиннесның рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң зур Корьән китабы күрсәтелде. Владимир Владимирович шулай ук агымдагы елның май аенда ачылган бу бинаның эчке бизәлешен дә карап чыкты. Истәлек билгесенең биек баскычыннан кунаклар Идел киңлекләренә карап хозурландылар.
Аннары делегация археология эзләнүләре бара торган Җәмигь мәчете янына юнәлде. Президент казу эшләре барган урында туктап, галим-археологлар аңа борынгы шәһәрнең үсеш этаплары турында сөйләделәр һәм берничә табылдыкны күрсәттеләр.
Көнчыгыш төрбәдә кунаклар электрон экскурсоводның эше белән таныша алдылар. Мондый заманча системалар хәтта дөньяның иң зур музейларында да күп түгел. Өч телдә (рус, татар һәм инглиз телләре) сөйләүче бу җайланма туристларга монда нәрсәләр булуы турында сөйли ала.
Аннары кунаклар Кара пулатны, Кече манараны, борынгы мунча урыннарын карадылар. Монда барган реставрация эшләренә аеруча зур игътибар бирелде.
Ак мәчет комплексы кунакларда зур тәэсир калдырды. Аның белән танышып чыкканнан соң, кунаклар Мөфти резиденциясенең конференцияләр залына җыелдылар. Утырыш тантаналы чара уңаеннан җыелса да, сүз күңелсез хәлләр турында да барды. Аны ачып, Владимир Владимирович болай диде:
- Без бүген борынгы Болгарда җыелдык. Бу Татарстанның гына түгел, илебезнең барлык мөселманнарының дини үзәге. Нәкъ монда бүгенге татарларның ата-бабалары Ислам динен кабул иткәнннәр. Россиядәге православие кебек, бу дин зур рухи, мәдәни, агарту ролен үтәгән, Идел буе халыкларының үсешендә һәм яшәешендә гаять зур роль уйнаган...
Аннары ул игътибарны экстремизмның төрле формаларына юл куярга ярамавына юнәлдерде. Нинди генә өндәмәләр белән нигезләнсәләр дә, террорчылар, бандитлар яклаучысыз гади гражданнарга, дин кардәшләренә, балаларга, хатын-кызларга зыян китерәләр. Мондый кешеләр чын рухи байлыкларны ялган пропаганда белән алыштырырга тырышалар. Аларның максаты - җәмгыятьне таркату, куркыту, дошманлык хисен уяту. Алар өчен бернинди изге нәрсә юк.
- Җинаятьчеләрнең киләчәге юк,- диде чыгышын тәмамлап Президент. - Бердәм, күпмилләтле һәм куәтле Россия халыкларын җиңә алмаслар, аларның эшләре барып чыкмас. Чөнки тынычлыкның кадерен белгән миллионлаган кеше гаделлек һәм дөреслек яклы... Без исә рухи һәм тарихи байлыкларыбызны саклап, сайлаган юлыбыздан тайпылмабыз...
Аннары Владимир Путин Дәүләт бүләкләрен тапшырды. 19 июльдә Казан шәһәрендә үтерелгән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якуповның (ул үлгәннән соң бүләкләнде) хатынына - Батырлык ордены, ә шул ук көнне террорчылык акты нәтиҗәсендә зыян күргән Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе Илдус Фәезовка Дуслык ордены тапшырылды.
Дәүләт җитәкчесе дин башлыкларына һәм залдагы кешеләргә тынычлык һәм тотрыклылыкны саклау эшенә керткән өлешләре өчен тагын бер тапкыр рәхмәт белдерде.
Музей-тыюлыкта тарихи мирасны саклау өчен күп нәрсәләр эшләнүе, монда борынгы шәһәрне генә түгел, рухи байлыкларны яңарту өчен дә зур эш башкарылуы кунаклар игътибарыннан читтә калмады. Бирелгән акчаларның чынлап та изге эшкә тотылуы, боларның барысы да кешеләр, киләчәк буыннар өчен эшләнүе ачык күренә, дип билгеләп үтте Президент.
Владимир Путин башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә дә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев