Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Бу җиргә иман нуры иңәр...”

Узган дүшәмбе көнне борынгы Болгар җирендә Идел Болгарында Ислам дине кабул итү хөрмәтенә Истәлек билгесе ачылды, анда дөньядагы иң зур Коръән басмасы куелды. Шулай ук "Икмәк музее" комплексын ачу тантанасы да булды.

Бу зур объектларны төзү эше башланып киткәч, күпләр аны Ислам дине рәсми кабул ителгән көнгә - 21 майга төзеп бетерерләрме, дип шикләнгән иде. Төзелеш масштаблары, эш күләме чынлап та бик зур иде... "Тарихи һәйкәлләрне яңарту" Фондына үзеннән өлеш керткән меңнәрчә кешеләр тырышлыгы белән бу эшне вакытында төгәлләделәр.
Объектларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, дин башлыклары - мөфти Тәлгать Таҗетдин, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәезов һәм башка рәсми затлар катнашты. Шулай ук Мәскәү, Россиянең төрле төбәкләреннән, Төркиядән дә кунаклар килгән иде. Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, бәйрәмдә төрле урыннардан килгән меңгә якын кеше катнашты. Югары кунакларны бәйрәм вакытында Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев, башкарма комитет җитәкчесе Сергей Тюнёв, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлык директоры Рафаэль Мәхмүтов һәм башкалар озатып йөрде.
...Билгеләнгән сәгатьтә бөек Идел буен яңгыратып Казан артистлары башкаруында Аллаһны олылау сүзләре - белән җыр яңгырады. Бу вакыйганың әһәмиятен билгеләп, кыска кереш сүздән соң кунакларга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул барысын да бәйрәм белән котлап, Ислам динен кабул иткән борынгы җирдә бу корылманы төзүгә өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтен белдерде. Үзебезнең тамырларыбыз турында беркайчан онытырга ярамый...
Минтимер Шәймиев та үзенең чыгышында бу проектны тормышка ашырып, аны башкарып чыккан кешеләргә рәхмәт әйтте һәм моның рухи яктан бик әһәмиятле булуын аерым билгеләп үтте. Россиядә Ислам дине кабул ителгән урында бүген мөселманнарның Изге китабы саклануы күңелләрдә шатлык тудыра.
Шунда ук, Истәлек билгесе янында Дәүләт Киңәшчесе һәм Татарстан Республикасы Президенты Болгар музей-тыюлыгы директоры Рафаэль Мәхмүтовка мондагы Коръәннең дөньядагы иң зур Коръән булуын раслаучы Гиннесслар китабы сертификатын тапшырдылар.
Кунаклар алдында шулай ук мөфти Тәлгать Таҗетдин чыгыш ясады, аннары барысы да бинаның эченә үттеләр, Илдус хәзрәт Фәезов Коръәннең соңгы сүрәсен укыды. Аны уку 17 майда, әле бу китап Кол Шәриф мәчетендә торганда ук башланган. Исегезгә төшерәбез, Коръәнне Италия осталары ясаган, аның зурлыгы - метр ярымга ике метр, ул 632 битле, авырлыгы 800 килограмм. Тышлыкны бизәү өчен малахит, асылташлар, сусаль алтын, көмеш кулланылган.
Кунаклар Ибн Фадлан сәяхәте картасының макетын, бинаның астагы катындагы "Болгарларның Ислам дине кабул итүе" мозаика панносын да кызыксынып карадылар.
Ә Икмәк музее каршында кунакларны традицион ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршыладылар. Сүз яңадан Рөстәм Миңнехановка, Минтимер Шәймиевка бирелде. Алар беренче чиратта кешеләргә тырышып эшләүләре өчен рәхмәт белдерделәр, яшьләрдә игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләргә кирәклеген билгеләп үттеләр. Музей исә бу максатка ирешүдә ярдәм итәчәк.
Тантаналы өлештән соң кунаклар музей комплексының яңа ачылган объектларын - тегермәнче йортын, аның ишек алдын, амбарларны, тегермәнне, тимерчелекне һәм башкаларны карадылар. Боларның барысы да зур кызыксыну тудырды.
Тагын бер мөһим нәрсә турында әйтеп үтәсе килә. Дистәләгән гасырлар буе православие һәм мөселман динен тотучылар бергә иңгә-иң куеп яшәп, ил чикләренә килгән дошман яуларына бердәм каршы торганнар. Дуслык һәм бердәмлек идеялары, бер-берсенең диненә хөрмәт белән карау элек-электән безнең җәмгыятьтә тынычлык һәм иминлекне ныгытуның нигезе булганнар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев