Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борынгы Болгарга уңай бәя бирелде

Үткән ялда безнең тарих-архитектура музей-заповеднигында ЮНЕСКО экспертлар группасының махсус комиссиясе эшләде. Аларның максаты - Болгарны Бөтендөнья Мирас исемлегенә кертү өчен һәйкәлләрне тагын да җентеклерәк өйрәнү иде.

Владимир Корнилов

ЮНЕСКОның конcультатив органнарыннан берсе булган ИКОМОС экспертлары Бритта Рудольф, Виллема Виллемс, мәдәният буенча ЮНЕСКО директоры урынбасары Франческо Бандарин, Болгарда күп тапкырлар булган гендиректорның махсус киңәшчесе Мөнир Бушенаки, Россия һәм республика фәнни институтларының башка белгечләре борынгы шәһәрдәге һәр һәйкәлне игътибар белән карадылар, Болгар цивилизациясе музее экспозициясе, Идел Болгарларының ислам дине кабул итү хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе һәм башка һәйкәлләр белән якыннан таныштылар.

Аларны заповедник территориясендә алып барылган археологик казу эшләре аеруча нык кызыксындырды. Экспертлар шәһәр чикләре, табылган бина нигезләре, археологик тикшеренүләр, һәйкәлләрне консервацияләү һәм аларны саклау алымнары, халыкны борынгы җирдән башка урынга күчерү кебек мәсьәләләргә кагылышлы күп сораулар бирделәр. Моннан тыш, тикшерүләр алып баручыларга кайбер тәкъдимнәр әйтелде. Экспертлар алып барылган эшләрдән канәгать калдылар. Кайбер мәсьәләләр буенча кисәтүләр дә ясалды, алар тиз арада бетерелергә тиеш.

Ә дүшәмбе көнне Казанда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында киңәйтелгән утырыш булды, биредә Болгарда үткәрелгән тикшеренү эшенә йомгак ясалды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Камил Нугаев катнашты.

Тикшергәннән соң, Камил Нугаев сүзләренә караганда, ИКОМОС экспертлары Болгарны Бөтендөнья Мирас исемлегенә кертергә тәкъдим итәчәкбез дигәннәр. Аларга Болгардагы тарихи һәйкәлләрне консервацияләү алымнары бик ошаган. Бигрәк тә чүлмәкчеләр миче өстендәге һәм Елга вокзалы янындагы мунча өстенә куелган саклагыч корылмалар зур тәэсир иткән. Болгарга экскурсиягә килүчеләр арасында балаларның күп булуы да уңай тәэсир калдырган. Борынгы бабаларыбызның ничек яшәүләрен үз күзләре белән күрергә омтылу алар өчен бик файдалы булачак. Тарихи һәйкәлләр янында Ак мәчет һәм Икмәк музее да кирәк, дигән фикер белән экспертлар килешкәннәр. Бездәге кебек Икмәк музее бүтән бер җирдә дә юк.

ЮНЕСКО экспертлары барлык мәсьәләләрдә дә ярдәм итәргә теләүләре һәм ачык йөз күрсәтүләре өчен бөтен кешегә рәхмәт белдерделәр. Киләчәктә нәтиҗәле эшләү өчен бу аеруча кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар ЮНЕСКО экспертлар