Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгар форумы: тәҗрибә алышу, традицияләр

Кичә безнең музей-заповедникта зур вакыйга булды: биредә VIнчы халыкара Болгар форумы эшли башлады.

Владимир Корнилов
Ул "Казан - 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы" программасы кысаларында оештырылды. Ә оештыручылар - Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрнең яңарыш фонды, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Халыкара төрки мәдәнияты оешмасы, ТР Фәннәр академиясенең Мәрҗәни исемендәге тарих иституты.
Татарстан Республикасы инициативасы буенча булдырылган бу форум болгар цивилизациясе тарихы, мәдәнияты һәм мирасы буенча белгечләрне берләштерү максатында ел саен үткәрелә. Соңгы ике елда ул Россия, Украина, Болгария, Венгрия, Молдова, Казахстан һәм башка дәүләт галимнәре арасында даими тәҗрибә уртаклашу урынына әйләнде. Шуңа күрә форум үз тормышларын борынгы халыкларның көнкүрешен һәм мәдәниятын өйрәнүгә багышлаучылар бәйрәме - Археологлар көнендә үткәрелә һәм бу очраклы түгел. Борынгы Болгар бөтен дөнья галимнәренең игътибарын үзенә тартып тора, яңарыш программасын тормышка ашыра башлагач, бу тарихи комплекс халык арасында тагын да зур абруй казанды.
Форум борынгы Болгар дәүләте башкаласы буенча экскурсиядән башланды, аның темасы - "Төрки дөньяның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм реставрацияләү".
Истәлек билгесе янында кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк белән каршыладылар. Аннары форумда катнашучылар Борынгы болгарның тарихи һәйкәлләрен һәм яңадан төзелгән объектларны - Җәмигъ мәчетне, Төньяк һәм Көнчыгыш төрбәләрне, Хан сараен, Кара пулатны, Кече манараны, Елга вокзалын, Ак мәчетне кардылар.
Аннан соң кунаклар Истәлек билгесенең конференц залына җыелдылар. Монда аларны Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев сәламләде. Форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, ул Борынгы Болгар һәм Свияжск кебек тарихи һәйкәлләрне яңартуның бик кирәкле эш булуына басым ясады. Республикадагы мөселман һәм православие мәдәнияты үзәкләрен реставрацияләү "Яңарыш" фонды эшчәнлегенең төп бурычы булуын билгеләп үтте.
Борынгы Болгарны үстерүдә күптән түгел аны ЮНЕСКОның Бөтендөнья Мирас исемлегенә кертү яңа этәргеч бирәчәк.
- Бу кыен юлда һәр этапта эшләрнең ничек баруын без зур игътибар белән күзәттек,- диде ИРСИКның (Халыкара ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятын үстерү үзәге) Генераль директоры Төркиядән Халит Эрен. - Борынгы Болгарны ЮНЕСКОга кабул итү - безнең уртак җиңүебез... Яңа проектларны тормышка ашыруда без киләчәктә дә бергә эшләрбез. Аның берсе борынгы кулъязмаларны реставрацияләү белән бәйле.
Форумны ачуда шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, ТР Фәннәр академиясе Президенты Мәгъзүм Сәләхов һәм башка рәсми затлар чыгыш ясады.
- Борынгы Болгар - безнең горурлыгыбыз ул,- диде Спас районы башлыгы Камил Нугаев. - Болгарда башкарылган эшләр - уртак хезмәт нәтиҗәсе. Без алда да тарихи һәйкәлләрне киләчәк буыннарга саклау өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләрбез...
Аннары Халыкара фәнни конференциянең пленар утырышында катнашучылар фәнни реставрация өлкәсендәге проблемалар турында сөйләштеләр, төрле илләрнең музейлары белән хезмәттәшлек итү, тарихи-мәдәни мирасны саклау мәсьәләләренә тукталдылар.
- Болгар форумы үз эшен Казанда дәвам итәчәк. Форумда катнашучылар төрки дәүләтләрнең, Россия регионнарындагы мәдәни мирас объектларын саклау һәм реставрацияләү мәсьәләрен тикшерәләр, бу өлкәдә тәҗрибә алышачаклар һәм яңа фәнни казанышлар турында фикер алышачаклар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев