Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безне уртак язмыш берләштерә

Конституция көне - Россиядә мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе.

Конституция - безнең төп Законыбыз һәм ул дәүләтнең демократик үсеше өчен ныклы нигез булып тора. Һәр кеше беренче чиратта төп Законнарны яхшы белергә тиеш, чөнки ул цивилизацияле тормыш нормасы.
Шәһәрдәге 1нче урта мәктәпнең 9 А классында бу бәйрәм алдыннан үткәрелгән класс сәгатендә Маргарита Иванова бу фикерне берничә тапкыр кабатлады. Ул укучыларга Конституциянең тарихы турында сөйләде, бу документның безнең тормышта гаять зур роль уйнавы турында әйтте, ә аннары теманы тикшерүдә катнашырга тәкъдим итте. Әлеге чара уен, сорау-җавап, конкурс формасында үтте. Биремнәрне үтәү барышында укучылар нинди очракларда закон дөрес кулланылган, ә кайчан аның бозылганлыгын әйттеләр, Конституция тарафыннан бирелгән хокуклар һәм бурычлар турында сөйләделәр.
Бу бәйрәмгә багышланган чаралар башка мәктәпләрдә һәм мәдәният учреждениеләрендә дә үткәрелә.
Бүген шулай ук Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, дәүләт власте органнарында һәм җирле үзидарәләрдә Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә. 12дән 20 сәгатькә кадәр теләгән кеше үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев