Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең команда республиканың бронза призеры

Безнең район командасы беренче тапкыр "Олимп" универсаль спорт залында үткәрелгән мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә үткәрелгән ярышларда өченче урынны алды. Турнирда катнашучылар һәм кунаклар уенның үзеннән дә, бу җаваплы чараны оештыру дәрәҗәсеннән дә канәгать калдылар.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Турнирны күзәтеп баручылар Татарстанның иң яхшы яшь футболчылар командалары арасында барган бәйгенең шаһите булдылар. Тренер Владимир Постников кул астында шөгыльләнүче безнең спортчылар инде берничә ел буе республиканың төрле спорт мәйданнарында чыгыш ясап, зур шәһәрләрдән килгән командаларга җитди көндәш булып торалар. Быел кызлар да үзләрен яхшы яктан күрсәтеп, республика беренчелегенең зона ярышларында "Мини-футболны - мәктәпкә" проектында икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Алар белән Владимир Леонидовичның улы Глеб Постников шөгыльләнә.
Бу юлы да безнең егетләр өметләрне аклап кына калмыйча, уздырып та җибәрделәр. Финал турнирына Казан, Бөгелмә, Мамадыш һәм башка шәһәрләрдән иң яхшы командалар киләчәк дигән хәбәр башта бераз борчу тудырган иде. Ә җирәбә салганнан соң безнең команданың көндәшләре итеп Бөгелмә, Саба һәм Зәй командалары билгеләнде. Иң яхшы команда ярымфиналга чыгу хокукын алырга тиеш иде.
Икенче уенда 12:3 исәбе белән Саба командасын җиңеп чыккан Бөгелмә командасы белән беренче уен безнең команданың сынатмавын күрсәтте. Бер-бер артлы керткән өч туптан соң (ике тупны - Эдуард Малыгин, берне Герман Гребнев кертте), Бөгелмә командасы күпме тырышса да, безнең команданы куып тота алмады. Игорь Пантелеев керткән ике туптан соң безнең егетләр 5:2 исәбе белән җиңделәр. Зәй һәм Саба командаларын да алар бер үк исәп - 3:1 белән артта калдырдылар. Беренче уенда ике тупны - Евгений Земсков, берне Константин Сосипатров, икенче уенда ике тупны - Эдуард Малыгин, берне Евгений Земсков кертте.
Ярымфинал уенында "Волна"га беренче Казан командасы белән очрашырга туры килде. Уен исәбен Евгений Земсков керткән туп ачып җибәрде. Аннары Казан спортчылары 2:1 исәбе белән алга чыктылар. Уен барышында Эдуард Малыгин исәпне тигезләсә дә, көндәшләре капкачысының оста уены аркасында безнекеләр җиңү тубын кертә алмады. Ә пенальти сериясендә уңыш Казан командасына елмайды.
Икенче Казан командасы белән уен да шактый киеренке барды. Эдуард Малыгин штрафнойдан керткән туптан соң, безнең уенчылар бу өстенлекне уенның ахырына кадәр саклый алдылар.
Ярымфиналда "Волна" командасының көндәше - Казанның беренче командасы Татарстан чемпионы дип табылды, ул Мамадыш командасын 4:1 исәбе белән отты. Күпләрнең фикеренчә, безнең футболчылар финалга эләккән булсалар, осталык буенча үзләреннән күпкә калышкан Мамадыш футболчыларын, һичшиксез, җиңә алырлар иде. Безнең егетләр өчен җан атучыларның кәефе бераз кырылса да, команда өчен өченче урын - бик зур уңыш. Призерлар исемлегенә эләгү өчен зур тырышлык куйган капкачы Денис Аникин, сакчылар Евгений Земсков, Сергей Герасимов, Андрей Пашагин, Александр Савинов, Адел Минсафин, һөҗүмчеләр Эдуард Малыгин, Руслан Вафин, Константин Сосипатров, Герман Гребнев, Игорь Пантелеев, Александр Изосимов мактауга лаек.
Рәсемдә: республика беренчелегенең бронза призеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир