Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең футболчылар – җиңүче!

Безнең яшь спортчылар күптән көтелгән уңышка ирештеләр. Балык Бистәсендә 1997-1998 елда туган егетләр арасында үткән ТР укучыларының IX җәйге спартакиадасы финалында барлык көндәшләрен җиңеп, лаеклы рәвештә беренче урынга чыктылар.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Беренче очрашуда безнең командага Минзәлә спортчылары белән көч сынашырга туры килде. Алар белән уенда инициативаны Данила Шинкарев үз кулына алды, икенче тайм башлангач, мәйданның уртасына үтеп, көчле удар белән тупны көндәшләр капкасына кертте. Бу туп матчның язмышын хәл итте.
Бу җиңүдән соң футболчыларның үз-үзләренә ышанычы бермә-бер артты. Яңа Чишмә командасы белән матчта алар инде өч туп керттеләр. Ике тупны - Александр Изосимов һәм бер тупны Адель Минсафин кертте.
Ике җиңүдән соң турнир таблицасында безнең команданың урыны тагын да ныгыды. Барысын да шулай ук ике җиңү яулаган Кама Тамагы футболчылары арасындагы матч хәл итте. Безнең команданың осталыгы һәм тәҗрибәсе бу уенда җиңеп чыгарга ярдәм итте. Александр Изосимов керткән туп аеруча истә калырлык булды. Нәтиҗәдә 1:0 исәбе белән безнең егетләр спартакиада чемпионы исемен алдылар.
Тренер Владимир Постников сүзләренә караганда, команда бердәм, тупланган коллектив булуын тагын бер тапкыр раслады. Безнең капкага көндәшләр бер генә туп та кертә алмадылар, бу үзе күп нәрсә турында сөйли. Сакчы Андрей Пашагинның осталыгы аркасында безнең капка кагылгысыз калды. Александр Изосимов ярышның иң шәп бомбардиры дип табылды.
Команданың башка футболчылары - Раил Хәсәнов, Александр Савинов, Герман Гребнев, Иван Дукашов, Игорь Пантелеев, Айдар Әхмәтсафин һәм Иван Разин да бары мактауга гына лаек. Барлык уенчыларга медаль һәм дипломнар, командага кубок тапшырылды, ә тренерга истәлек билгесе бүләк иттеләр.
Безнең футболчылар командасы тренерлары белән.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев