Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Безгә бергә булу мөһим...”

Узган шимбә көнне борынгы Болгар җирендә күпсанлы кунаклар Идел Болгары башкаласында ел саен зурлап үткәрелә торган "Изге Болгар җыены" бәйрәменә җыелдылар.

Владимир Корнилов
Иртәдән үк яңгыр явып, көн бик җылы булмаса да, Идел Болгарының ислам динен рәсми дин буларак кабул итүенең чираттагы еллыгы хөрмәтенә изге җиргә җыелган халыкның кәефен бу гына төшерә алмады. Барысы да мондый зур вакыйга шаһитлары булуына горурланды. Халык күп җыелган урыннарда җәмәгать тәртибен саклаучы Эчке эшләр органнары мәгълүматлары буенча, быел безгә 30 меңнән артык кеше килгән.
Бәйрәм тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, премьер-министр Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың шактый ведомство һәм тармак җитәкчеләре, республиканың шәһәр һәм район башлыклары, башка рәсми затлар да килгән иде. Мәртәбәле кунакларны Болгар җирендә Спас районы башлыгы Камил Нугаев каршы алды һәм озатып йөрде.
Рәсми тантана башланыр алдыннан Ак мәчет комплексының конференц-залында мөселманнарның дини лидерлары белән очрашу булды. Бу очрашуда Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Кавказ мөселманнары нәзарәте рәисе, бәйсез дәүләтләр берләшмәсе мөселманнарының консультация советы рәисе Паша-заде Аллахшукюр, Украина мөселманнары диния нәзарәте рәисе, шәех Әхмәд Тамим, Кувәйт дәүләтенең дин һәм вакыйфлар эше буена министр урынбасары Адель Аль-Фалях, башка дини лидерлар һәм Казахстан, Кыргызстан, Украина, Белоруссия һәм башка илләрдән гыйльми интеллигенция катнашты.
Очрашуны башлап җибәреп, Татарстан Президенты мәртәбәле кунакларга Изге Болгар җыенында катнашулары өчен рәхмәт белдерде, бу чараның елдан-ел халык игътибарын күбрәк җәлеп итүен ассызыклап үтте.
- Бу бәйрәмнең әһәмияте сезнең Болгарга килүегез аркасында йөзләрчә тапкыр арта, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургали улы, - сезнең бүген монда булуыгызга мин бик шатмын...
Республика җитәкчесе нәкъ шушы җирдә ата-бабаларыбызның ислам динен рәсми дин итеп тану турында карар кабул итүләрен тагын бер кат ассызыклап үтте һәм бу изге җирләрне саклап кала алуыбызга шатлыгын белдерде. Бүгенге көндә бирегә мөселманнардан тыш, туристлар да күп килә.
ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев билгеләп үтүенчә, ислам диненең дөньяда үсеше, юнәлеше күбесенчә бу очрашуда катнашучыларга бәйле. Болгар - Евразия киңлекләрендә ирекле рәвештә ислам динен кабул иткән дәүләт һәм аның фикеренчә, дини башлыклар нәкъ шушы урында теге яки бу мәсьәләне хәл итү турында ныклы карарга килеп, киләчәктә дә бу юнәлештә эш итәргә тиеш. Минтимер Шәрип улы фикеренчә, яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирергә, аларга ислам диненең тынычлык саклаучы дин икәнен аңлатырга кирәк.
Очрашуда катнашкан мөселман лидерларының һәрберсе сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Кунаклар үсеп килүче буын белән эшләүнең әһәмиятен билгеләп үтеп, диндә экстремизмга каршы бергәләшеп көрәшергә теләк белдерделәр.
Очрашуга нәтиҗә ясап, Татарстан Президенты болай диде:
- Безгә бергә булып, дөньядагы хәлләргә бергәләшеп бәя бирү мөһим. Ислам тынычлыкны алга сөрә, безне ата-бабаларыбыз да шуңа өйрәткән...
Очрашудан соң кунаклар Идел Болгарының ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесендә булдылар. Монда кунаклар төрле илдәге мөселманнар тарафыннан 30 телгә тәрҗемә ителгән Коръәннәр күргәзмәсе белән таныша алдылар. Традиция буенча, җыенны ачып җибәрү тантанасы да шунда булды.
Үзенең сәламләү сүзендә ТР Президенты Татарстанда ядкарьләрне яңарту буенча зур эш алып баручы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка, шулай ук барлык археологларга, төзүчеләргә, иганәчеләргә, дин башлыкларына рәхмәт белдереп, киләчәктә мондый очрашулар тагын да күбрәк кунаклар җыйсын, дип теләде.
Республиканың беренче Президенты борынгы Болгарның халык ярдәме белән торгызылуын билгеләп үтте. Бу четерекле эш инде дүрт ел алып барыла һәм нәтиҗәләре дә күзгә күренерлек.
Бәйрәм кунакларын дин башлыклары да сәламләде. Тәлгать Таҗетдин Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевка "Әл-гыйззәт" орденнары тапшырды.
Тантанадан соң булган концертта мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары яңгырады, Коръән укучылар чыгыш ясады.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң югары кунаклар Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы объектларын карадылар. Чарада катнашучылар өчен Елга вокзалы бинасы янында "Болгарның урта гасыр һөнәрләре" экспозицияле палаткалар корып куелган иде. Монда чын осталар урамы ясап, борынгы һөнәрләр: чүлмәкчеләр, тукучылар, тимерчеләр, пыялачылар, корал ясаучыларның эш үрнәкләре күрсәтелде. Бу күргәзмәне оештыручы Мәскәү, Муром, Великий Устюг һәм башка шәһәрләрдән килгән борынгы һөнәр осталары күп детальләргә - киемнәрдән алып эш коралларына кәдәр үзләре реконструкция ясаган.
Палаткаларның берсендә Великий Устюгтан килгән тимерче чүкеп кадак ясау ысулларын күрсәтте. Аның белән бергә Минтимер Шәймиев борынгыча кадак ясап карады, оста бу кадакны киләчәк эшләрдә уңышлар теләүче талисман итеп Дәүләт Киңәшчесенә бүләк итте.
Елга вокзалы, "Суар" һәм "Биләр" манараларында урнашкан күргәзмә павильоннары, "Габдрахман сәхәбә коесы" комплексы бу көнне кунакларның игътибар үзәгендә булды. Аларны караганнан соң, кунаклар Җәмигъ мәчете каршында уздырылган көндезге намазда катнашты. Китәр алдыннан алар төзелеп килә торган дөя фермасын карап чыктылар.
...Бәйрәм тәмамланды. Анда катнашучылар ачык йөз белән каршылаулары, борынгы Болгар җиренең үзенә генә хас бер атмосефрасын тоярга мөмкинлек биргән өчен чараны оештыручыларга рәхмәт әйттеләр. Барлык кунаклар да Болгардан күңел күтәренкелеге, бирегә тагын килү нияте белән киттеләр. Болгар изге күңелле кунакларга һәрвакыт шат...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев