Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Без сезне тыңларга һәм ишетергә тиеш…»

Көектә Өлкәннәр көненә багышланган тантана булды. Анда Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һәм район башлыгы Камил Нугаев катнашты.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Авыл Мәдәният йортының иркен залына көйләп куелган чәй табыны артына олы ихтирам казанган һәм зур хөрмәткә лаек булган ак яулыклы әби-апалар, түбәтәйләрен кыңгыр салып кигән бабайлар җыелган иде.

Тантанага килүчеләрне иң әүвәл изге Коръән догалалары белән котларга авылның аксакаллары чыкты. Тигез сафка тезелеп бастылар да, Ходайдан җиребездә гел тынычлык өстенлек итүен, гаепсез кешеләрнең каны түгелмәвен сорадылар…

- Олы юлдан узганда да, бирегә килгәч тә авылыгызның матурлыгына сокланам, - диде өлкәнннәргә мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Нугаев. - Башкалардан ким яшәмисез, сездән үрнәк алырга була. Бу байлык сезнең куллар, уртак тырышлыгыгыз белән булдырылган. Тырыш кешеләр беркайчан да кимчелекләрдән зарланмый, аларны хәл итү юлларын үзләре таба, яшәү өчен уңай шартлар булдыра. Авыл кешеләре авыр сугыш елларында да соңгы ипи кисәген фронтка биреп үзләрендә кыенлыкларны җиңәргә көч тапкан. Сезнең алдыгызда баш иеп, барчагызга сәламәтлек,тыныч һәм бәхетле тормыш телим. Нәсел-нәсәбегезне дәвам итүче оныкларыгызга куанып яшәгез…

Элек Өлкәннәр көне күбесенчә җәмәгать оешмалары инициативасы белән генә үткәрелә иде, дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Татьяна Ларионова. Хәзер ул дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә, шуңа күрә өлкән буын кешеләренең тормыш-көнкүреш мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

- Без сезне тыңларга һәм ишетергә тиеш, - диде ул. - Моңа әле шушы араларда гына өлкәннәр белән узган очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та басым ясап әйтте. Олы яшьтәге кешенең үз балалары турында уйламый торган минуты бармы икән? Юк, ул иртән дә, кичен дә гел үзенең газизләрен искә төшерә, күз алдына китерә. Балаларыгыз өчен күңелегез борчылмасын, бәхетле булыгыз, оныкларыгызның яратуын тоеп яшәгез! Ул шулай ук ТР Президентының котлавын укыды.

Авыл халкын шулай ук Бураково авыл җирлеге башлыгы Рамил Мингалиев, җирле ветераннар советы рәисе Рәхим Хәлилов та котлап, үзләренең изге теләкләрен ирештерделәр. Бәйрәм хөрмәтенә Болгардагы 2нче урта мәктәп укучылары Абдулла Алишның "Койрык" әкиятенә нигезләнеп эшләнгән театраль тамаша күрсәтте, җирле үзешчән артистлар концерт әзерләгән иде.

Президент ярдәмчесе һәм район башлыгы бу көнне шулай ук картлар һәм инвалидлар йортында да булдылар.

Реклама

* * *

Өлкәннәр көне алдыннан Кузнечиха мәдәният йорты үзешчәннәре авыл халкы алдында зур концерт куйды.

Балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары, "Сударушка" вокаль ансамбле һәм башка үзешчән артистлар тамашачыларга үзләренең җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. Намуслы хезмәт юлы үткән авылдашларын да бу көнне сәхнәдән җылы котладылар. Район Советының депутатлар корпусы исеменнән Кузнечиха халкын Спас районы электр челтәрләре бүлеге җитәкчесе Анатолий Молодов тәбрикләде. Ул шулай ук берничә җыр башкарды һәм тамашачылар аны бик җылы кабул иттеләр.

* * *

Изге Авраамий чиркәвенә йөрүчеләрне Өлкәннәр көне белән шимбә көнне, дини бәйрәм вакытында котладылар.

Чиркәүнең яшьләр бүлеге вәкилләре алар өчен шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар. Иерей Анастасий Головин өлкән яшьтәгеләргә бүләкләр тапшырды. Ә сәламәтлеге начар булуы аркасында чиркәүгә килә алмаучыларны өйләренә барып котладылар.

Чиркәү вәкилләре храмны торгызу эшенә зур өлеш керткән кешеләрне игътибар үзәгендә тота. Өлкән яшьтәгеләр турында хәйрия бүлеге даими кайгыртып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X